Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нишләргә дә белмәссең...

Хезмәттәшем иртән эшкә килүгә үк, зарлана-зарлана, кышкы аяк киемен без кул юа торган раковинада юарга тотынды. Янәсе, дворниклар тротуарларга реагентлы су сибәләр дә, аяк киемнәренә тоз утыра. Ә аның аяк киеме кыйммәтле, дөрес булса, кырык мең сум чамасы. Тиз тузмасын өчен саклый, юып-чистартып тора. Ә монда безнең нинди гаеп бар,...

Хезмәттәшем иртән эшкә килүгә үк, зарлана-зарлана, кышкы аяк киемен без кул юа торган раковинада юарга тотынды. Янәсе, дворниклар тротуарларга реагентлы су сибәләр дә, аяк киемнәренә тоз утыра. Ә аның аяк киеме кыйммәтле, дөрес булса, кырык мең сум чамасы. Тиз тузмасын өчен саклый, юып-чистартып тора. Ә монда безнең нинди гаеп бар, алмасын кыйммәтле аяк киеме. Алсын безнең кебек мең сумлыкны, курыкмыйча рәхәтләнеп йөрер. Ул итекләрен юган шул раковинада чәй эчкән, төшке аш ашаганнан соң, без әле савыт-сабаларны да юарга тиеш. Кыскасы, пыр туздырып талашу белән башланды бу эш көне. Билгеле, көн буена кәеф төште.
Өйгә кайткан идем, ирем ишек төбендәге идән паласын ком белән тутырган, песи тәпи басарлык та урын калмаган. Өс киемен алыштырып, чәй эчкәнче үк, ишек төбен сөртеп алырга кирәк, югыйсә, ком бар бүлмәгә тулачак. «Күзеңне ачып йөри алмыйсыңмы әллә син? Көн саен синең артыңнан җыеп йөрергә мин сиңа хезмәтче булып ялланмадым. Синең кебек үк мин дә көн саен эшкә барам. Җитмәсә, монда син эш өстенә эш өстисең!» - дип, кирәген бирдем тегенең. Ә аның ичмасам бер чәч бөртеге дә селкенмәде: «Үзеңнең аяк киемеңне кара», - диде дә планшетына кадалды. Оһо, минем аяк киемем аныкыннан да пычрак, асфальтсыз юлдан саз ерып кайткан мыни. Гаебемне йолу максатыннан, икебезнең дә аяк киемнәрен юып, кремлап әзерләп куйдым.
Икенче көнне иртән эшкә барырга чыксам, безнең ишегалдын җыештыручы җәяүлеләр юлына ком сибеп йөри. «Сипмә әле шул комыңны, аякка ияреп өйгә керә», - дигән идем, «Көйсез кияү булмагыз әле монда. Ошамаса,әнә, һавадан йөр», - дип авызны каплады.
Аны да бик яхшы аңлыйм мин. Сипми карасын, аяк асты бозлавык, дип хәзер зарланырга, тегендә-монда язгаларга, шалтыратырга тотыначаклар. Шуңа күрә ошаса да, ошамаса да, ком да, тоз да, реагентлар да сибәчәкләр. Мин үзем комлы, тозлы тротуардан түгел, кар ерып йөрүне өстенрәк күрәм дә... Тик каяндыр аякка барыбер ком иярә. Кеше җир шарында гына түгел, галактикада да үз өендәге кебек йөргән вакытта, кухняда роботлар эшли алган заманда нигә шушы комнан һәм зарарлы тоздан котылу чарасын табучы берәр галим юк соң ул, ә? Әлегә җәй җитүен генә көтәргә кала. Анда инде тузан башлана. Нишләргә дә белгән юк...
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев