Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза

Фото: Егор Никитин Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде. Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул....

Фото: Егор Никитин

Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза

Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде.

Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да иртәдән эшли башлады, хәзерге вакытка күпсанлы сайлау участокларында булды, сайлаучылар һәм башка күзәтүчеләр белән аралашты, тавыш бирү процессын күзәтте.

"Миндә бик яхшы хис-кичерешләр калды. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен җирдә дә сайлаулар турында мәгълүмат бар. Сайлау участокларында кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын күрдек", - дип сөйләде Ангела Кейн.

Халыкара күзәтүчеләр төркеме республиканың сайлау участокларында эшен дәвам итә, кич белән тавышларны санау барышын да күзәтәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев