Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Наркотик куллансаң...

Түбән Кама прокуратурасы 22 кешене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне таләп итә.

Әлеге кешеләр наркологта исәптә тора икән. Канун буенча исә, наркомания, эчкечелек һәм токсикомания авырулары булганнарга транспорт йөртергә ярамый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура хезмәткәрләре судка 22 административ дәгъва гаризасы җибәргән. Бу хакта ТР прокуратурасы сайтында хәбәр ителә. Барлыгы 2019 елда шәһәр судына 72 мондый гариза тапшырылган. Алар барысы да канәгатьләндерелгән.
Гомумән, быел наркотиклар табу очраклары еш була. Кыска гына вакыт эчендә Түбән Камада наркотик саклауның 11 очрагы ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре 11 кешедә синтетик наркотик тапкан. Шуларның бишесендә күләме күп булган. Кулга алынган бу адәмнәр наркотикны үзләре өчен саклауларын әйткәннәр. Барлык очраклар буенча да җинаять эшләре кузгатылган. Наркоманнарга исә өч елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Рәсем pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев