Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Музейга рәхим итегез !

5 июльдә Татарстанда бердәнбер Велосипед музее ачылды. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Гарипов, танылган велосәяхәтче Илдус Янышев катнашты.

Ике тәгәрмәчле экологик транспортта йөрергә яратучылар башта Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданчыкта җыелдылар. Анда бераз  үзара аралашкач, танышкач, күңелле көйләргә биеп, аяк язып алгач, велосипедчылар колоннасы яңа музей урнашкан «Велики» паркына китте. Ул Мәктәп бульварыннан шәһәр музеен үтеп, Төзүчеләр урамы аркылы, Яшьлек урамы буенча узды. 
Автошәһәрчек мәйданчыгында велотавыш конкурсы оештырылды. Аның финалистлары ачыкланып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Аннары шәһәр җитәкчелеге катнашында Велосипед музеен ачу тантанасы үтте.
Яңа музейны карарга килгән түбәнкамалыларга Углич шәһәреннән Василий Самокатовның үзенчәлекле велотамашасы да бик ошады. Монда күңел ачу чаралары белән беррәттән, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча семинар үтте, «Куркыныч уеннар» дип аталган тема буенча фикер алышу да узды.
Музейда шактый кызыклы материал тупланган. Монда узган гасыр уртасындагы Швейцария хәрби велосипеды, Германия, Рига һәм Советлар Союзында эшләнгән, циркта чыгыш ясый торган велосипедлар – барлыгы кырыклап экспонат күрергә була. 
Шәһәребездә килгән кунакларга күрсәтердәй урыннарыбыз шактый күп булуы бик куандыра. Кызыл Чишмә бистәсенә төшеп, чишмә комплексын карарга, пляжда ял итәргә, Әхсән Фәтхетдинов музее белән танышырга, шәһәрдә «Гаилә» һәм Габдулла Тукай паркында күңел ачарга мөмкин. Юлларыбыз начар, әмма урамнарыбыз чиста һәм матур.
Рухи азык эзләп, тагын кайларга барырга? Шәһәр музеенда Түбән Кама тарихы, бүгенгесе белән танышырга була. Педагогия көллияте базасында Мәгариф  музее бар. Менә тагын берсе – велосипедлар (үзебезчә әйтсәк – сәпитләр) музее өстәлде. 
Әгәр экспонатларны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, рәхим итегез! Музей (дүшәмбедән кала) һәр көнне иртәнге сәгать тугыздан кичке җидегә кадәр эшләячәк. Керү – бушлай. Балачакта велосипедта йөрмәүче балалар сирәк булгандыр. Музейда бу вакытларны искә төшереп һәм  велосипедлар турында шактый белем тупларсыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фотода: кунаклар экспонатлар белән таныша.
Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев