Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле

Республикада Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе 1968 елда булдырыла.

Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларның исемнәрен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла атады.

«Дүрт номинациядә лауреатлар билгеләнде. «Шаян ТВ» телеканалы — зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте, төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерү, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра. Аннан соң, әдәбият буенча яңа лауреатыбыз — шагыйрь Рифат Сәлах, җыр сәнгатендә — җырчы Илүсә Хуҗина, театр сәнгатендә — Камал театры актерлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина», — диде ул.

Ркаил Зәйдулла премия ияләрен «лаеклы яшьләр» дип бәяләде һәм тәбрикләү сүзләрен әйтте, дип яза Татар-информ.

Республикада Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе 1968 елда булдырыла. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторлар, композиторлар, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре, фән эшлеклеләренең төрле казанышлары өчен һәм яшьләр белән эшләүче оешмаларга бирелә. Комсомол оешмалары таркалганнан соң, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, премия берничә ел бирелмичә тора. Яңадан ул республика премиясе буларак 2003 елдан торгызыла.

Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миңнуллин, актерлар Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Артем Пискунов, җырчылар Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һ.б. танылган мәдәният хезмәткәрләре бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев