Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Могҗиза тудыручы рәссам

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы, табигать кочагында ял итәргә яратучы, дөньяның һәм кешеләрнең матурлыгын үзенчә күрүче рәссам Малик Вагыйзь улы Яруллин белән әңгәмә һәм аның картиналары фотосурәтләреннән төзелгән шәхси күргәзмә оештырылды.

120 дән артык картина авторы, могҗиза тудыручы реалист һәм романтик Малик абый шәһәрдәшләребезне, тормыш юлы һәм иҗат җимешләре белән таныштырып, таң калдырды. Аның эшләренең республикабызда гына түгел, чит ил музейларында да саклануы мәгълүм.
Искиткеч рәссам уникаль мөмкинлекләре булуы, үзенчәлекле хис-тойгылары һәм төсләрне башкача сиземләве белән аерылып тора. Аның һәр эше кояш сыман балкый һәм үзенә җәлеп итә. Ямь-яшел алмалар әле яңа гына агачтан өзелеп төшкән кебек елык-елык киләләр, аллы-гөлле чәчкәләр әйлән-бәйлән уйнаган төсле балкып торалар...
Нәзәкатьле холкы белән аерылып торган Малик Вагыйзь улы, тамашачыга рәсемнең музыка белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлаткандай, гармун тартып, моңлы көйләр уйнап сөендерде. Шулай ук сәнгать остасы педагогия көллияте студентларын һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларын рәсем ясау ысуллары белән таныштырып куандырды һәм күргәзмәгә куелган фотосурәтләр буенча эшләрен күрсәтте. Билгеле, нечкә күңелле рәссам, чын сәнгать сөюче буларак, барчабыздан аерылып тора. Аның серле дөньясы – үзе бер могҗиза, ә ул – шул могҗизаны тудыручы, әйләнә-тирәне үз күзлегенән күрүче күпкырлы талант иясе.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: Малик Яруллинның юбилее уңаеннан уздырылган әлеге кичә килгән кунакларны канәгатьләндереп, күтәренке кәефтә калдырды һәм, һичшиксез, сәнгатьне сөяргә өйрәтте.
Лилия ГАЛИЕВА, китапханәче.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев