Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Моң чишмәләре» белән таныштылар

«Китап ул-ярдәмче дә, киңәшче дә....» дигән әйтем белән күпләребез ризалашадыр, мөгаен. «Халык күңеленә җиткерерлек итеп китапны кемнәр яза?» – дигән сорауга: – «Шагыйрьләребез!» – дип җавап бирер идек, билгеле.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә бик талантлы шагыйрьләребез иҗат эшләре белән безне куандырып, аларны халыкка җиткереп, тормыш юлларының мизгелләре һәм язган шигырьләре белән танылып яшиләр.
Бүгенге татар әдәбиятын язучылардан башка күз алдына китерүе дә кыен булыр иде. Алар бит татар әдәбияты күперен иңнәрендә күтәреп торучы үзәк баганаларга терәк булып хезмәт итәләр. Менә шундый иҗаткәрләрнең берсе булган сигез китап авторы Анастасия Усачева турында бик күп язып булыр иде. Аның шигырьләре халыкчан, аңлаешлы телдә язылган. Шуңа күрә аның белән халыкны очраштырып, таныштыру чараларын без теләп үткәрәбез. 
Гадәттә, яңа китап чыккач, беренче чиратта, аның исеменә игътибар итәсең. Ә китап исеме күңелдә төрле хисләр уята, уйлар дулкынына бөтереп алып китә. Ни дисәң дә, исем – китапка ачкыч булып тора.
Җәйге сезон һәркемнең ял итү вакыты булса да, Анастасия Усачева вакытым юк дип тормады, «Шәфкатьлелек» үзәгендә дәваланучылар өчен үткәргән «Шигърият ул җырга-моңга тулган кеше хисләренең өлгесе» дигән әдәби-музыкаль кичә турында катнашырга ризалык бирде.
Бу кичәбезне без шагыйрәбезнең «Моң чишмәләрем» дигән исем белән яңа басылып чыккан китабына багышлап үткәрдек. Очрашуга тамашачыларыбыз теләп килделәр, чөнки Анастасия Усачева күпләргә таныш. Аның шигырьләренә көй дә иҗат ителгән. Сүз уңаеннан, кайберләрен ул үзе дә җырлап күрсәтте.
Шагыйрәбез күп кенә шигырьләрен яттан сөйләве белән дә гаҗәпләндерде. Балалар өчен дә күп яза икән ул. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән килгән шагыйрә Әлфия Сибгатуллина да үз шигырьләрен яттан сөйләп, әдәби берләшмә исеменнән матур теләкләрен җиткерде.
Керәшен «Сүрәкә» фольклор халык ансамбленнән дә шагыйрәбезне котлап җыр башкаручыларыбыз – Елена Амирова һәм Александра Казаморовалар бу кичәбезгә нур өстәп, ямь өстенә ямь бирделәр.
Әнфисә ФӘЙЗЕТДИНОВА, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев