Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәп тормышының мавыктыргыч мизгелләре...

Шәһәр күләмендә беренче мәртәбә безнең гимназиядә «HAPPY DAY QUEST» («Бәхетле көн») уен-квесты үткәрелде. Әлеге чарада Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләренең 4нче, 5нче, 6 нчы классларында белем алучы 384 укучыны үз эченә алган 96 команда катнашты. Өч көн дәвам иткән уен-квестта һәр команданың аерым озатып йөрүчеләре, ягъни тьюторлары вазыйфасын безнең...

Шәһәр күләмендә беренче мәртәбә безнең гимназиядә «HAPPY DAY QUEST» («Бәхетле көн») уен-квесты үткәрелде. Әлеге чарада Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләренең 4нче, 5нче, 6 нчы классларында белем алучы 384 укучыны үз эченә алган 96 команда катнашты.
Өч көн дәвам иткән уен-квестта һәр команданың аерым озатып йөрүчеләре, ягъни тьюторлары вазыйфасын безнең гимназиянең инглиз телен яхшы белүче кызлары башкарды. Интеллектуаль һәм иҗади биремнәрне үтәүгә корылган, танып-белү рәвешендәге мавыктыргыч уенда командалар кыска вакыт эчендә дүрт этаптан торган биремнәрне уңышлы үтәргә, аларны маршрут кәгазьләрендә билгеләп барырга тиешләр иде.
Гомуми баллардан чыгып, уенда җиңүчеләр түбәндәгечә булды: 4нче класслар арасында - 21нче, 15нче мәктәпләр һәм 25нче гимназия командалары; 5нче класслардан - 12нче мәктәп, 1нче гимназия; 6нчы класслар командаларыннан - 31нче, 19 нчы мәктәпләр, 22нче гимназия.
Җиңүчеләр дипломнарга ия булды, ә катнашкан һәр укучыга таныклык һәм истәлеккә әлеге уен-квест логотибы төшерелгән магнитлар тапшырылды.
Илсөя ФӘТТАХОВА,
13нче гимназия-интернатның милли мәгариф эше кураторы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев