Министр дипломына лаек булганнар
Быел күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдингә 160 ел тулды. Бу истәлекле вакыйгага багышлап, 7 февральдә Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә XV Республикакүләм Р.Фәхретдин укулары узды.
Фәнни конференция ачылу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бүлек мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм Р.Фәхретдин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова чыгыш ясадылар. Укуларда республикабызның төрле районнарыннан килгән 74 укытучы 5 секциядә үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар. Безнең шәһәрдән «Яшь буынны тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрен куллану» секциясендә 20 нче мәктәптән Ләйсән Гарифуллина – өченче урынга, «Татар замандаш язучыларының иҗатларын өйрәнү» секциясендә 11 нче мәктәптән Фәрит Вагыйзов икенче урынга лаек булганнар. Бу укытучылар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.
Ф.ЯХИН.
Фотода: бүләкләнгәннәрнең берсе – Ф.Вагыйзов.
Автор фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев