Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Миллилек ачык күренде

Шәһәребездә һәм районыбызда Халыкара туган телләр көненә багышлап бик күп чаралар узды. Шуларның берсе Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә оештырылды.

Туган телгә багышланган әлеге чарага киң даирә вәкилләре – иҗтимагый һәм мәдәният оешмалары әгъзалары, иҗат әһелләре, аксакаллар, мәгариф хезмәткәрләре һ.б. чакырылган иде.
Гимназиягә килеп, аның бусагасыннан атлауга ук, кунакларны милли киемле укучылар каршылады. Коридорда күп санлы күргәзмәләр, стендлар тезелеп киткән һәм алар янына шулай ук милли киемнәрдәге егетләр-кызлар баскан. Алар һәрберсе алдан үзләре әзерләгән тема буенча чыгыш ясадылар. Хәтта тукымага милли бизәк тегү буенча осталык дәресе дә уздырып алдылар.
Иң әһәмиятлесе: әлеге чараның туган тел кысаларында гына түгел, гомумән, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын һәрьяклап чагылдырырлык итеп оештырылган булуында. Актлар залына барып җиткәнче, татар халкының көндәлек һөнәрләре, кул эшләнмәләре, аш-су үзенчәлекләре, кием-салымнары, китаплары, хезмәт кораллары турында сөйләгәннәрен тыңлагач, чыннан да, милли мирасыбызның никадәр бай булуына тагын бер мәртәбә ышандык.
Шулай ук дивар буйлап, танылган шәхесләребезнең туган тел турында әйткән «алтын сүзләр»е язылган элмә такталар тезелгән. Башка милләт вәкилләре, аларның милли киемнәре белән сурәтләнгән рәсемнәре һәм кыскача гына алар турында язмалар да урын алган.
Болар барысы да гимназия укытучыларның һәм укучыларының чарага никадәр җитди әзерләнгәннәрен күрсәтә. Инде шушы күргәзмәләрне карап һәм укучыларның сөйләгәннәрен тыңлап кына да биредә башкарылган әзерлек эшләренә югары бәя биреп булыр иде. Ләкин аның белән генә бетмәде, кунакларны актлар залына чакырдылар. Анда гимназия директоры Гүзәлия Назат кызының туган телебез хакында кыскача гына чыгышыннан соң, гимназия укучылары көче белән әзерләнгән бик матур концерт куйдылар. Күп җыр-биюләр башкарылды, нәфис сүз яңгырады. Укучыларның беренче генә чыгыш ясаулары түгел икәне күренеп тора, сәхнәдә үзләрен чын артистлр кебек тоттылар.
Соңыннан, кунаклар да, хуҗалар да аягүрә басып «Туган тел» җырын башкардылар.

Фото 1 нче гимназия сайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X