Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Милли мәгарифтә – өлкән буын үрнәге

Аксакаллар шурасы әгъзалары Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Фәретдинов белән очрашып, уртак эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләштеләр.

Шура утырышлары җәйге чорда тукталып торса да, аларны август аенда гына башларбыз дип килешенгән булсак та, әлеге очрашуга  аксакаллар барысы да килгән иде. Чөнки сөйләшүнең сәбәпләре бик җитди – яшь буынны милли рухта тәрбияләү, шушы юнәлештә мәгариф учреждениеләре белән үзара килешенеп эшләү. 
Очрашуга мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айзирәк Рамазанова һәм мәктәпкәчә мәгариф системасыннан Нурзия Мирхазова да килгән иде. Мәктәпләрдә яңа уку елы башланырга ике айдан артык вакыт калса да, аксакаллар шурасы әгъзалары җәйге ялда булуга карамастан, ике якның да шушылай очрашып сөйләшү теләге булганда, форсаттан файдаланып, бу юнәлештә башкарылырга тиешле эшләр хакында фикер-тәкъдимнәребезне җиткерергә ашыктык. 
Туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклау – очрашуда төп мәсъәлә булып әнә шулар күтәрелде. Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк, диләр. Бу һәркемгә ачык. Без – аксакаллар моның белән тулысынча килешәбез. Шул ук вакытта ана телен белмәгән милләтнең киләчәге юк, дигәне дә бик хак әйтелгән. Монысы да һәркемгә мәгълүм. Мәктәпләрдә милли мәгарифне үстерүдә, балаларга милли тәрбия бирүдә нәкъ менә өлкән буын үрнәге зур әһәмияткә ия. Монда аксакалларның ярдәме әйтеп бетергесез зур. Әлеге утырышта аксакаллар шурасы әгъзалары шул фикерне ассызыкладылар, мәгариф системасында эшләүчеләргә бу яктан бик теләп ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Фикерләребезнең уртак икәнлегенә бәхәсләшеп торасы да юк.
Безгә – өлкән буын кешеләренә – ана телебез, ата-бабаларыбыз сөйләшкән һәм аңлашкан тел бик кадерле. Үз телебезне, халкыбызның гасырлар буе туплап килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, сәнгатебезне түкми-чәчми киләсе буыннарга калдырырга тиешбез һәм барлык тырышлыгыбызны шуның өчен куячакбыз.
Васил КАМАЛОВ, аксакаллар шурасы рәисе.
Фото аксакаллар шурасы архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев