Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Ансамбльгә йөрүчеләрнең иң яше бары алтмышта гына әле.

«Талир тәңкә» татар халык фольклор ансамбле 20 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Юбилей чарасын «Картаерга вакыт юк…» дип атаулары һич тә арттыру түгел, араларында сигез дистәне куып килүчеләр булса да, репетиция залында бикләнеп ятмыйлар. Март аенда гына да 1 нче мәктәптә, «Шәфкатьлелек» үзәгендә концерт куйганнар. Халык  җырлары белән бергә «Чишмә буенда»  кебек композицияләр күрсәтәләр, туган телне саклау һәм милли сәнгатьне үстерү темаларына чыгыш ясыйлар. Коллектив җитәкчесе Флүр ага Гайнемөхәммәтов киләчәк иҗат юлына зур өметләр белән карый. 20 мартта узачак юбилей концертыннан соң ук Кама Аланына һәм авыл клубларына баруны күздә тоталар. 

Нурзия Мирхазованың балаларга аталган өченче китабы бастыруга әзерләнә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы алдарак чыккан «Серле рәссам» китабында шигырьләр тәкъдим иткән иде. Бу юлы да балачак дөньясына тугры кала һәм инде мәктәп яшендәгеләрне дә күздә тота. Темасы үзгәрмәсә дә, шигърияттән хикәя калыбына күчкән. Табигать хозурлыгына игътибар зур, шуңа да, бәлки «Гөлбакча» дип аталыр. Автор рәссам сайлауга да бик җаваплы карый, чөнки 30 елдан артык гомерен мәктәпкәчә мәгариф тармагына багышлаган белгеч китап укуның әһәмиятен, балаларның тирә-як дөньяны төсләр байлыгы һәм сурәтләу аша кабул итүен яхшы белә. Әдәби әсәрләрен һәм тәрбияви темага язылган эшләрен бергә санаганда, бу – каләм остасының инде унынчы иҗади хезмәте нәшер ителә дигән сүз.
        
Тамашачылар үзләре дә классик әсәрләрдән рольләр башкара алачак. Кичке уеннарның 31 мартка билгеләнгән очрашуы язга һәм Халыкара театр көненә багышлана. «Күңелем минем язлар көтә» исемендәге кичәгә  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин осталык дәресе әзерли. Бу көнне ул режиссерга да, артистка да әйләнергә уйлый, чөнки теләге зурдан: спектакльләрдән диалоглар күрсәтү. Бер рольне ул үзе уйнаса, икенчесенә, мәсәлән, «Әлдермеш»тән Өммия роленә берәр тамашачы алынырга тиеш була. Телисең икән, «Чаткылар»дагы  Чикерткә Гыйльменисасы бул, я башкаларны сайла. Образларга керү җиңелрәк барсын өчен, текстларны алдан күчереп куйганнар. Кичәгә кунакларны Халыклар дуслыгы йортында мартның соңгы якшәмбесендә көтеп калалар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев