Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Тарихи чорны күзаллауга элекке ядкарьләр дә ярдәм итте.

Китапханә көненә беренче тапкыр оештырылган «Китап укучы Түбән Кама» әдәбият фестивале мәгълүмати яктан бай булды. Авыллардан куелган күргәзмәләр җирле тарихка бәйләп төзелгән иде. Мәсәлән, Каенлының туган як белән кызыксынучылар клубы мәгърифәтче Т.Ялчыгол иҗатын өйрәнгәнгә, китаплар рәтендә XIX гасыр басмасы да урын алды. Кызыл Чапчак һәм Югары Чаллы китапханәчеләре авыл турындагы язма чыганаклар янына кәрҗин, җил тегермәне кебек кул эшләре куйганнар. Кол Гали исемендәге милли китапханә «Мәрҗани почмагы»н тәкъдим итте. Әсәрләр белән бергә, тематик күргәзмә – инсталляциядә шул чор асыл затлары киеп йөргән ефәк француз шәлләрен, киндер сөлгеләрне һәм керосин лампасын да күрергә мөмкин булды. 

* * *

Рәшит Ваһаповны аның халыкчан җырларын башкарып искә алдылар. «Яшьлегем чишмәләре» клубында аралашучы өлкән буын бәрхет тавышлы моң иясе башкарган «Сакмар су», «Фирдәвескәй», «Тыңлачы, сандугач», «Тәскирә» кебек җырларны күңел түрендә саклый. Татарстан халык артистының 110 еллыгына Тукай ял паркында шул көйләрне искә төшерделәр. Үзәк китапханә хезмәткәрләре мәгълүмати күргәзмә әзерләгән. Рәшит Ваһапов 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Яңавар авылында туа. Бу яз ае белән тагын бер вакыйга бәйле: 1941 елның 27 маенда аны Татар дәүләт филармониясенә солист итеп алалар. Онытыла язган шәхеснең истәлеген соңгы елларда Ваһапов фестиваленә җыелучы яшь башкаручылар аның мәгънәле җырларына яңа сулыш өреп яңарта. 

* * * 

1 июньдә өлкәннәр алдында нәни үзешчәннәр чыгыш ясаячак. 84 нче балалар бакчасы «Шәфкатьлелек» үзәгендә концерт куярга әзерләнә. Җыр-биюләр белән бергә, рус һәм татар әдипләренең шигырьләрен сөйләячәкләр. Ә майның соңгы көнендә ял итүчеләр Анастасия Усачева белән әдәби очрашуда катнаштылар. Каләм остасының шигъри әсәрләре «Сүрәкә» ансамбле җырлары белән үрелеп барды. Бу атнада тамашачылар «Тургай» ансамбле солисты Зөһрә Аитова концертыннан да бик канәгать калдылар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев