Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Балтач районының Таузар авылында Азат Зыятдиновны искә алдылар.

Күренекле җәмәгать эшлеклесенең тууына 80 тулу уңаеннан, 19 гыйнварда оештырылган кичәдә безнең шәһәрдән дә катнаштылар. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина аның милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Галимнең укучылары: «ТАНЕКО» генераль директоры урынбасары Илшат Сәләхов һәм фәнни-технологик үзәк лабораториясе җитәкчесе Рафаэль Шәрифуллин остазларының нефть-химия сәнәгате өлкәсендәге казанышларына тукталдылар. «Җидегән чишмә»гә нигез салучылардан да булды ул. Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина бу шәхеснең халкыбызның иң олпат әдәби һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар үткәрү өчен янып йөргән чорларын искә төшерде. Үзебездә дә чаралар үткәрү турында сүз бара. Милли китапханәдә аңа күргәзмә багышланды. 

Татар халкының киләчәге турында фикер алышудан читтә калмадык. 25 гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессының үсеш стратегиясе проекты белән Яр Чаллыда таныштырдылар. Күчмә утырыш барышын шәһәребездән барган татар конгрессы, «Ак калфак», милли мәгариф һәм мәдәният вәкилләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләребез дә күрә алды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерүенчә, кергән бар тәкъдимнәр дә дүрт юнәлештәге эшче төркемдә карала. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова стратегия булдыру белән килешүен һәм аны дәүләт карамагында тормышка ашыру кирәклеген җиткергән. Безнең татар конгрессы бүлегеннән Рөстәм Ганиев документлар әйләнешен ике телдә алып бару мөһимлеген искәртеп үткән, бу фикерне дә игътибарга алганнар.
       
«Ак калфак» җыр ансамбле беренче тапкыр тамашачы алдына чыкты. Узган якшәмбедә Халыклар дуслыгы йортында «Яңа елда яңа очрашу» дип аталган күңел ачу программасы үткәрделәр. «Кичке уеннар» кунакларсыз узмый. Бу юлы оештыручылар «Сүрәкә» халык ансамбле җырчысы Лена Зәйдуллинаны һәм «Гранат» балалар ансамбле биючеләрен чакырган. Ә менә «Ак калфак» үзешчәннәренең беренче генә чыгыш ясавы иде. Калфаклы гүзәл затлар тамашачы хөкеменә «Зиләйлүк» һәм «Ай, былбылым» җырларын тәкъдим итте. Башкару осталыгы алкышлар белән бәяләнде. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев