Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Татар киносы карарга түбәнкамалылар паркка гаиләләре белән килә.

27 нче июньдә Тукай ял паркында беренче тапкыр татар мультфильмнары күрсәтелде. Йомшак пуфикларга уңайлы итеп урнашып кино карау балаларга бик тә хуш килде. Үзәк китапханәгә Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» һәм Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятләре буенча иҗат ителгән мультфильм дисклары китапларга кушымта булып кайткан. Тамашачылар ачык һавада һәр атна саен яңа фильм карый алачаклар, ә китапханә белгечләре гаилә сеанслары өчен аларны җәй буена җитәрлек итеп әзерләгәннәр. Әлбәттә, татар телендә дә булачак. Мәсәлән, июльдә «Бибинур» нәфис фильмын күрсәтү каралган.     

* * *  

Җырлы-биюле кичәләрдә  җиләкле җәй темалары да читтә калмый. Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында «Кичке уеннар»ның июнь очрашуы катнашучыларны яшьлек чорына алып кайтты. Гармунчы сузган халык көйләренә «Түбәтәйле», «Сигезле» уеннарын искә төшерделәр. Яңа методист буларак тәкъдим ителгән мөлаем Миңзифа ханымның  йомшак тавышын да бик тиз үз иттеләр. М.Шәрәфуллина Халыклар дуслыгы йортында төрки телле милли җәмгыятьләр белән эшләячәк. Июль уртасына әзерләнүче кичке уеннар өчен белгеч «Гаиләм – минем хәзинәм» темасын сайлаган. Нигездә, 50 яшьтән узганнар йөри торган әлеге очрашулар үзара аралашу мөмкинлеге буларак бик мөһим. Бу җыелуда Казандагы футбол чемпионатына, җиләк әзерләү осталыгына да тукталмый калмаслар. Хәтта оештыручыларга әлеге темалар буенча такмаклар да килә башлаган инде.    

* * *  

Яшьләр форумына баручы делегатларыбыз оештыру үзәгендә теркәлү үтте. Августның беренче көннәрендә Казанда узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумына Түбән Камадан 6 кешелек делегация барачагы билгеле булды. Анда педагогика көллиятеннән – бер һәм медицина көллиятеннән өч студент кыз катнашачак. Ә егетләр  мәдәният өлкәсеннән һәм нефть-химия сәнәгатеннән. Шамил Хаҗипов форумга җыелучы татар яшьләренә Федераль Сабантуй турында фикерләрен дә җиткерергә ниятли, хәзерге вакытта «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле артисты бу зур чарага әзерлек белән мәшгуль. Кызларыбыз калфаклардан барырга җыеналар. Делегатларыбыз барлык оештыру сораулары буенча мәгълүмат һәм күрсәтмәләр белән татар конгрессы бүлегендә танышып торачаклар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X