Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

1-5 август көннәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы бара.

Республикадан кала, төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән меңгә якын делегат килүе мәгълүм. Түбән Камадан биш вәкил катнаша. Кызлар педагогика һәм медицина көллиятләреннән, ә ике егетебез мәдәният һәм сәнәгать өлкәләрендә эшлиләр. Яшьләребез нефть-химия каласы эмблемасы төшерелгән футболкалардан. Форум үз эшен пленар утырыштан, проект сессияләреннән  башлап җибәрде. Безнең төркем дә үз проектын тәкъдим итә, һәм ул татар телен саклауга юнәлтелгән. Җиде дискуссия мәйданчыгында төрле темаларга аралашу, Казанның татар тарихы, мәдәнияте белән бәйле урыннарын күрсәтү чарадан-чарага үрелеп бара. Концерт программасында безнең «Нардуган» ансамбле солисты чыгышы да бар, делегат Шамил Хаҗипов форумга «Җиләкле җәй» җырын әзерләп куйган иде.     

* * *  

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган «Шигърият йолдызы» исемендәге китап күргәзмәсе эшли. 2 август көнне 70 яшь тулу уңаеннан лирик шигырьләренең һәм алар буенча иҗат ителгән «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Яратырга килдек без бу җиргә» кебек популяр җырларның аудиоязмалары куелды. Шунысы кызык: түбәнкамалылар язучының беренче чыгышын 1988 елда Сибгат Хәкимнең 70 яшенә багышланган «Җидегән чишмә» кичәсендә ишетәләр. Моннан нәкъ утыз ел элек Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты әдәби-музыкаль берләшмә кичәсенә яшь шагыйрь буларак чакырыла. Инде танылып килүче җәмәгать эшлеклесе дә булганга, тамашачылар ул очрашуда шигърият турында гына түгел, ә милли матбугат, татар әдәбияты проблемалары, ятим балаларның артуы турында да сораулар яудыралар. Дәүләт Советында рәттән биш тапкыр депутат булган Татарстанның халык шагыйре бүген дә иҗат дөньясында кайнап яши.    

* * *  

Татар ханымнары Сөембикә манарасын карарга да киңәш биргәннәр. Безнең «Ак калфак» оешмасы асыл затлары җәй айларында республикабызның төрле районнарында кунак булдылар. Ә Илһамия ханым Зәйнуллина Карелия якларына кадәр барып җиткән. Мамадыш һәм Яр Чаллыда яшәүче дуслары белән Идел буйлап сәяхәттән әле яңа гына кайтты. Табигать хозурлыгы, хәтта, сувенирлары да һәр урында үзенчәлекле икән. Казанда берничә төр экскурсия тәкъдим ителгән. Теплоходта татар телендә аралашучы бердән-бер төркем булганга, ял итүчеләр яр буена төшкәнче үк, безнең ханымнардан Сөембикә манарасы, Кремль, Раифа монастыре турында күп мәгълүмат алып өлгергәннәр.    
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев