Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Кол Гали китапханәсе хезмәткәрләре 25 нче гимназиядә «Батырлык дәресләре» үткәрде.

Фактларга бай чыгышларны бик кызыксынып тыңладылар. Яңа урамнарыбызның берсе Рифкать Гайнуллин исемендә. Казан авыл хуҗалыгы техникумында укыганда аэроклубта шөгыльләнгән егет фронтка очучы булып китәргә тели, тик 17 яшь кенә тулганга, борып җибәрәләр. 1942 елның җәеннән минометчы һәм разведчик була, дошман тылына йөри. Ул – Дан орденының тулы кавалеры. Ә менә батыр якташыбыз Иван Болодурин тууына 19 гыйнварда 115 ел тулды. Ул Иске Чишмә авылында 1905 елда дөньяга килгән. 1943 елда Днепр кичүендә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Кабере Украинаның Мысы авылында. Шәһәребездә аның исемен йөрткән урам бар. Тагын бер якташыбыз Никита Кайманов безнең республикадан Советлар Союзы Герое исемен иң беренче алучы, чик сакчысы батырлыгы турында барыннан да элек «Правда» газетасының 1941 ел саны хәбәр итә. Герой исеме туган авылы Прости һәм шәһәребез урамнарына бирелгән.

Аксакаллар шурасы яңа әгъзалар белән тулыланып тора. Чираттагы утырышта Түбән Кама Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов катнашты. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдәге көнүзәк мәсьәләләргә тукталдылар, эшчәнлек юнәлешләрен киңәйтү мөмкинлекләре турында да сүз барды. Шура рәтләрендә сәнәгать вәкилләре саны арта. Бу атнада әгъзалыкка Рифгать Мөхәммәтшәех улы Вәлиев кабул ителде. Хәмзә Әзәл улы тәкъдим иткән кандидатны бертавыштан кабул иттеләр, чөнки шәһәрдәшебез яхшы гамәлләре, чаралар оештыруда ярдәм итеп торуы белән җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Бүгенге көндә оешмада 34 әгъза исәпләнә, шуларның 14е эшчәнлекне авыл җирлегендә алып бара.

Милли чигү буенча остаханә эшли башлады. Декабрьдә үткәрелгән мастер-класс студент кызларга бик ошады, шуңа татар конгрессы бүлеге һәм «Ак калфак» кул эше дәресләрен даими үткәрүне оештырды. Бу атнада мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрләрен дә чакырдылар. Кызыксынучылар Халыклар дуслыгы йортына һәр чәршәмбедә килә ала. Җыелу вакыты 14 сәгатькә билгеләнгән. Тукыма, киерге, мулине җепләр күптән әзер инде. Милли бизәк чигү серләренә Фәнүзә Сабирова төшендерә. Остаз яңа килүчеләрне туры чигүгә өйрәтә, алга таба тутырып чигү һәм башка ысуллар куллану да каралган. Дәресләр март аена кадәр дәвам итәчәк, ә инде 8 Март көненә чигүле милли бизәк үрнәкләреннән күргәзмә оештыру да күздә тотыла.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев