Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Безнең җирлек тарихы белән кызыксынучыларны яңа бәйге көтә.

Авыл мәктәпләре өчен оештырылучы конкурсның узган елгысы «Авылым тарихы» исемендә үтте һәм дүрт номинациядә бәяләнде. Быел бетеп баручы авыллар темасы күтәрелә. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Айдар Хәмзин һәм шәҗәрәләр остасы Мансур Ганиев китергән саннар буенча, андыйлар район буенча кырыктан арткан. Бәйгедә 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Текст язу, чыгыш ясау өчен рус яки татар телен сайлау ирекле. Бәйге нәтиҗәләре «Туган тел» декадасында ясалачак, ә йомгаклау чарасын үткәрү Сухрау авылында каралган. Мәгариф идарәсе белгечләре хәзер конкурсның шартнамәсен төзи, катнашу тәртибе тәгаенләнгәч, сентябрь аенда игълан ителергә тиеш. 

Элеккедән сакланган басмалар кызыксыну уята. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә фотоларын конкурс өчен төшереп җибәрергә була. Аңа 26 августта нәтиҗә ясалачак. Гаилә шкафларында сакланучы элеккеге басмаларны китапханәгә күтәреп килүчеләр дә бар. Аксакаллар шурасы әгъзасы Альберт Саттаров, мәсәлән, илленче елларда нәшер ителгән «Мияубикә», «Табышмаклар», «Йорт эшләре» китапларын китереп тапшырган. Ә Кол Гали исемендәге милли китапханәдә, Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан төзелгән күргәзмәдә, Муса Җәлилнең 1962 елгы китабы игътибарга лаеклы. «Таткнигоиздат»та рус телендә чыккан җыентык фондка Түбән Афанас авылыннан килеп эләккән булган. 
      
«Ак калфак»лылар Муса Җәлил истәлеге саклануга игътибар иткән. Каенлы авылының татар театры җитәкчесе Разия Якупова Соль-Илецкидан кайту юлында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салган. Советлар Союзы Героеның туган авылында мемориаль комплекс бар. Музеенда Әминә һәм Чулпан Җәлиловалар, әдипләр калдырган истәлекле ядкарьләр саклана. Мостафа авылы Оренбург трассасы кырында булганга, һәйкәл янына тукталучылар аз түгел икән. Медицина көллияте укытучысы Илһамия Зәйнуллина Калининградка җәйге сәяхәтен Казан кирмәне яныннан башлаган, туристларның Муса Җәлил һәйкәле янында фотога төшүләрен күзәтә алган. Әлеге һәйкәл Спас манарасы каршында 1966 елда урнаштырыла һәм беркөн дә чәчәксез тормый. Мәскәүдә исә монумент 2012 елда куелды, быел башкалада җәлилчеләрне 25 августта герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәк салып искә алачаклар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X