Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Тукай укулары» конференциясендә 27нче мәктәп укучысы җиңүче булды.

Беренче урынны яулаган Диләрә Гыймранова (11б сыйныфы) Р.Вәлиевнең «Яшисе килә» әсәрендәге фразеологик әйтемнәрне өйрәнгән. 23 апрельдә Зәйдә унынчы фәнни-гамәли конференциядә республика шәһәрләреннән җыелган укучылар «Табигать – илһам чыганагы», «Татар интернет ресурслары», «Шәфкатьлелек бизи кешене», «Тукай һәм Пушкин» һәм башка темаларга эшләр яклады. «Татар теле һәм әдәбияты» секциясендә катнашканнар саны – 15, аларга бәя бирүче жюри әгъзалары арасында Түбән Кама медицина көллияте укытучысы И.Зәйнуллина да бар иде. 

Китапханәдә Тукай бүләге ияләре турында тулы мәгълүмат алып була. Кол Гали китапханәсендә якташларыбыз Әхсән Фәтхетдинов (1997), Разил Вәлиев (2007 ел) һәм 2019 ел лауреатлары Н.Әлмиев, А.Фәйзерахманов, Т.Галиуллин, Л.Бикчәнтәева, Р.Бариев һәм И.Хәйруллин иҗатын тематик күргәзмәдә яктыртканнар. Мәдәният учагы мөдире Гүзәлия ханым Гыйбадуллина быелгы бүләкләү чарасын күреп кайтты, шуңа да, үз укучыларына 26 апрельдә Казанда узган бәйрәм турында да тәфсилләп сөйли ала. Түбән Камадан бер төркем мәдәният һәм мәгариф вәкилләре «Казан Экспо» күргәзмә комплексында урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залын тәкъдим итүгә һәм бөек шагыйребезнең тууына 133 ел тулуга багышланган тантанага бара алдылар.
     
Беренче лауреатлар «Җидегән чишмә» тарихына кереп калганнар. Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1958 елның 8 апрелендә гамәлгә куелган. Язучылардан иң беренче булып Ә.Фәйзи, Г.Әпсәләмов, С.Хәким лаек була. Хәзерге вакытта бу дәрәҗәгә 210 кешенең һәм 1 коллективның – ТР җыр һәм бию ансамбленең ирешүе мәгълүм. 1959 елда алган Сибгат Хәким 1981 елда «Җидегән чишмә»нең оешу кичәсенә зур кунак итеп чакырылган. Ә менә 1983 елда безгә очрашуга килгән вакытта Сара Садыйкова белән Гомәр Бәширов бу исемгә ия булмаганнар әле. Мәшһүр композитор 1990 елда, ә күренекле язучы 1996 елда «И язмыш, язмыш...» китабы өчен лаек булган. Гомәр ага – өлкән яшьтә лауреат булучылар арасында рекордчы, аңа премия 94 яшендә бирелә. Түбәнкамалылар мактаулы бүләккә ия булган Гариф Ахунов, Бакый Урманче, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Әбрар Кәримуллин, Әмирхан Еники кебек шәхесләрне үзләре исән вакытта хөрмәтли алдылар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев