Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Химиклар көнен аксакаллар шурасы әгъзалары да билгеләп үтте.

Бәйрәмдә Гамир ага Исмәгыйлев һәм Рәшит ага Габделхәкимов Түбән Каманың Мактаулы гражданнары буларак катнаштылар. 25 майда һөнәри бәйрәм чарасына Р.Батыршин һәм В.Камалов «Нефтехим» компаниясенең ветераннары рәтендә чакырылганнар иде. Нефть химиясе тармагына Рәис Хәким улы 42 ел гомерен багышлаган. Васил Гали улының  хезмәт стажы 45 елга җитә, шуның утыз елдан артыгын олигомерлар заводында эшләгән. Ул 2017 елда завод тарихы турында китап та язды. Элекке цех җитәкчесен бу ел башында шәһәр аксакаллар шурасының рәисе итеп сайладылар. Яңа әгъзалар рәтендә «Шин» берләшмәсе ветераны да бар: быел Рафис Харис улы Җиһаншин килеп кушылды. Иҗтимагый оешма эшчәнлегенә алга таба да сәнәгатьчеләр җәлеп ителәчәк.   

«Кичке уеннар»га Каенлы кунагы күчтәнәч итеп җыр алып килде. Чираттагы кичәне «Бүләк итәм күңел җылысын» дип атаганнар. Җиңү көне тематикасын дәвам итеп, программа «Әниемә хат» җыры белән башланды, чыгышларда солдат хатларын да укып уздылар. Язның яшеллеккә, шау чәчәккә күмелгән чагы. 26 май якшәмбесендә Халыклар дуслыгы йортына күңел ачарга халык бакча эшләреннән соң җыелды. Җиләк вакыты да бик тиз килеп җитәр. Каенлы мәдәният йортының «Тамаша» халык театры режиссеры Разия Якупова башкаруындагы «Җыйдым карлыган, җиләк» һәм «Гөрләп кирәк яшәргә» җырлары җәй кәефләре өстәп җибәрде. Алда – Сабан туе бәйрәмнәре. Авыл җирлегендә «Сөлге җыю» йоласын үткәрергә әзерләнәләрю Хәер, тарантасларда гармун белән урам әйләнеп бүләк җыю Түбән Камада да бик матур уза. Быелгысы 13 июньгә билгеләнгән.  

«Ак калфак» ханымнары ифтар ашында очраштылар. Көн дә Түбән Кама мәчетенә авыз ачарга 800 мөселман җыела. Җәмигъ мәчетенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рауза Латыйпова төрле тармакларда хезмәт куючыларны  һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен уку бүлмәсенә вәгазь тыңларга чакыра. 28 майда, мәсәлән, татар дәүләт театрыннан, «Талир тәңкә» ансамбленнән, Татар конгрессы һәм «Ак калфак» оешмасыннан килгән  ханымнар Фәнис хәзрәт Ибраһимовның вәгазен тыңлады. Авырлыклар алдында югалып калмаска, аларны кабул итә белергә, тиешле нәтиҗә ясап, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәклеге турында сөйләде хәзрәт. Рауза ханым Коръән сүрә-аятьләрен укыды, анда язылганнарны әле намазга басмаганнар күңеленә дә барып җитәрлек итеп төшендерде. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев