Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Шура әгъзалары беренче утырышта өр-яңа китап белән танышты.

Күңелле яңалык: Аксакаллар шурасы сәркатибе, төбәк тарихын өйрәнү эшендә актив катнашучы Мансур Ганиев әле 3 гыйнварда гына типографиядән «Абдул Салман морзалары» исемле өр-яңа китабын алып кайткан һәм иң әүвәл аны шура әгъзаларына күрсәтергә булган. Утырышта Мансур ага китабын киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне якындагы чараларның берсе итеп билгеләделәр. Китапханәчеләр презентацияне ТАССРның 100 еллыгы кысаларында үткәрергә тәкъдим итә. Түбән Кама шәҗәрә остасы белән очрашуга Әлки районында да әзерләнәләр. Бу аңлашыла да, алтмыштан артык фотография, өч шәҗәрә кергән 385 битлек китапта әлеге район авылы турында сүз бара. Барлык тарихи фактлар да архив чыганакларына нигезләнеп яктыртылган.

Открытка тарихы турында кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Открытка бүләк итү традициясе 1794 елда Англиядә кереп киткән. Бер рәссам аны Раштуа бәйрәменә багышлый һәм адресатка үз кулы белән илтеп тапшыра. Ачык хат итеп язылган мондый котлаулар почта аша беренче тапкыр Россиядә 1872 елдан башлана. Баштарак марка гына ябыштырганнар, аннан сәнгать үрнәкләре белән бизәү кертелгән. Әлеге тема каникул көннәрендә Кол Гали исемендәге милли китапханәдә киң яктыртылды, төрле чор открыткаларын да туплап куйганнар. Уку залында төрле телләрдә үз куллары белән открытка иҗат итәргә теләүчеләр өчен осталык дәресе дә үткәрелде.

Чигү серләренә өйрәтү дәресләрен дәвам итүне сорыйлар. Декабрьдә татар конгрессы бүлеге ярдәме белән «Ак калфак» оешмасы чигү буенча мастер-класс үткәргән иде. Шәһәр музеенда җыелырга булдылар, чөнки ул көннәрдә сәйлән һәм башка төр чигүле кул эшләнмәләреннән яңа күргәзмә эшли иде. Педагогика һәм медицина көллиятләреннән килгән кызлар Фәнүзә Сабирова җитәкчелегендә беренче күнегүләр алды. Шигъри күңелле Фәнүзә ханым үз тәҗрибәсен яшьләргә җиткерергә әзер. Кул эшләренә кечкенәдән өйрәнеп үскән, әнисеннән сөлге, түрләмә, мендәр тышы, пәрдәләрне җете төсле җепләр белән бизәү серләренә яхшы төшенеп калган. Бу шөгыльдә тукыма, җеп, рәсем сайлау гына җитми, кул җитезлеге һәм төенсез чиста башкару да кирәк. Дәрес алырга теләүчеләр аз түгел икән, шуңа «Ак калфак» оешмасы быелгы айларда да мастер-класс үткәрүне күздә тота.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев