Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Ак калфак»лылар Балтачта күчмә утырыш уздырды.

19 июньдә, иҗтимагый оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова чакыруы буенча, анда катнашырга 40 тан артык районнан килгәннәр. «Милли уеннар-тәрбия хәзинәсе» исемендәге чараның максаты: балаларны хәрәкәтле халык уеннарына җәлеп итү. Карадуганда нәни артистлар кунакларны «Сез кайларга бардыгыз?» такмагын җырлап каршы алганнар, Таузар балалар бакчасында җитезлекне тикшерүче «Читек башы» уенын күрсәткәннәр. Бөрбаш авылы тәҗрибәсе игътибарга лаеклы: чараларда әби-бабайлар бик теләп катнаша. Дәү әни белән йон эрләгән арада кыз балалар аның яңа туган оныгы өчен исем сайлыйлар. Дәү әти булып уйнаучы шунда ук кулларына йомгак тоткан малайлар белән җырлый-җырлый «Ачык авыз» уенын башлап җибәрә. Кунаклар Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберенә чәчәк салырга да барганнар. Түбән Кама оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина татар тәрбиячеләренә тарату өчен «Тәрбия баскычлары-3» дигән диск-язмалар  алып кайткан. 

Каникулларда да Халыклар дуслыгы йортыннан балалар өзелми. 25нче мәктәп алды лагеренда ял итүчеләр инде ике тапкыр булырга өлгерде. Җәйге чорда «Милләт мәдәнияте - бәһасез хәзинә» темасына махсус экскурсия үткәрелә. Балаларга милли-мәдәни оешмаларның тарихы турында сөйлиләр, ә халык уен коралларын тотып карарга да мөмкин. Башкортларда ул курай, таҗикларныкы - най, әрмәннәрдә иң киң таралганы -дудук.  Мәктәп укучылары милли кием үрнәкләре янында яисә дупи, түбәтәй, хушпу кебек төрле халык баш киемнәрен киеп селфига төшә. 27нче июньдә экспонатлар белән танышырга 7нче мәктәптән дә килделәр. 
    
Авыл бәйрәмнәре дәвам итә. Шәңгәлче халкы күңел ачарга 29 июньдә җыелачак. Мәйдан тамашасына театральләштерелгән кереш өлеш әзерләгәннәр. Бу җирлектәге авылларда узучы җыен – элеккеге Тау борыны җыенының дәвамчысы. Ташлыкта һәр елны июль аеның беренче шимбәсендә билгеләп үтәләр, быелгысы исә 6 июльгә туры килә. Бәйрәмне бар йоласына туры китереп үткәрүләре бүләк җыйганда ук күренә. Гармуннар белән җигүле атта авыл әйләнүне хәзер яшьләр башлап йөри. Узган шимбәдә апалар, яшь киленнәр чигүле сөлгеләрне, нәкъ элеккечә, капка төбенә чыгып тапшырдылар. Ә менә 55 ел бергә яшәгән Рафис һәм Хәлия Абдуллиннар, шулай ук, 65нче ел иңгә-иң куеп гомер итүче Маһирә һәм Миңнефаяз Борһановлар бүләкләрне үз гаилә парлары исеменнән атап бирде. Бәйрәм кунакларын милли көрәштән кала тауга менү, утын кисү, капчык сугышы кебек төрле уеннар көтә. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев