Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Студентлар җәйге каникулга бирем алдылар.

Медицина көллиятендә Түбән Кама авылларыннан гына түгел, Мамадыш, Зәй, Кукмара, Аксубай, Чистай якларыннан килеп укыйлар. Имтиханнар тәмам, ә каникул чорына кайбер фәннәрдән өй эше бирелде. Мәсәлән, 2 нче курска күчкән студентлар яңа уку елына үз гаиләләренең шәҗәрәләрен төзеп килергә тиеш. Татар теле дәресләрендә эзләнү нәтиҗәләре буенча һәрберсе чыгыш ясаячак. Моннан биш ел элек укытучылар мондый тәҗрибәне кулланганнар инде. Быел ул янә яңартыла һәм эшләрне элекке үрнәкләр белән чагыштырып караячаклар. Кызыклы ачышлар булса, аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур ага Ганиевкә да күрсәтергә телиләр, чөнки киләчәктә шәһәребезнең шәҗәрә төзү остасы белән очрашулар оештыруны күздә тоталар. 

«Ак калфак»лыларга күчмә утырышка чакыру килде. Татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчелеге төрле төбәк вәкилләрен чираттагы утырышка Тукай районына җыя. Бездән 15-17 июльгә билгеләнгән чарага бу юлы авыл җирлегеннән дә вәкилләр бара. Түбән Кама оешмасы җитәкчесе Г. Галиуллина белән бергә «Каенлы» мәдәният йортының татар халык театры режиссеры Р. Якупова һәм Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Г.Гыйбадуллина катнашачак. Мәдәният белгечләрен «Киләчәге бар – шәхесләргә бай милләт без» дигән чара кысаларында шәҗәрәләр күргәзмәсен, сәүдәгәр-меценат Хәлфиннәр белән бәйле мәктәп бинасын, тарихи урыннарны карау мөмкинлеге нык кызыксындырды. Авылныңтеатр коллективлары да чыгыш ясаячак: «Туй күлмәгем-соңгы бүләгем» һәм «Сәяр» балалар театры бәйгесендә җиңүче дип танылган «Мактанчык әтәч» спектакльләре күрсәтеләчәк. 
     
Татарстан Язучылар берлеге оешуга 85 ел тула. 1934 елда СССР ның төрле республикаларында һәм өлкәләрендә язучылар үз съездларын уздырган. Татарстанның тәүге съездына делегатлар 25 июльдә Татар дәүләт академия театры бинасында җыелганнар. Беренче рәис итеп татар язучысы Кави Нәҗми билгеләнгән, 1937 елда Мирсәй Әмирне, ә 1939 елда Муса Җәлилне сайлыйлар. Берлекнең оешу тарихы турында тулырак мәгълүмат белән Кол Гали исемендәге китапханәдә танышырга мөмкин. Уку залында «Кама таңнары» әдәби берләшмә яңалыклары да һәрдаим яктыртыла. Бүгенге көндә Түбән Камада яшәп иҗат итүче каләм әһелләренең алтысы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Иң беренчеләрдән булып аның сафларына 80 нче елларда Р.Хисмәтуллин, М.Хәбибуллин кабул ителгәннәр. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев