Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Удмуртлар җәмгыятендә кич утыру йолаларын искә төшерделәр.

22 октябрьдә, халык гореф-гадәтләре белән танышу кысаларында, яшь буынга авыл утырмалары тасвирлап күрсәтелде. Балалар җитен күлмәкләрдән алып, чигүле сөлгеләргә кадәр, бигрәк тә, сарык йоныннан бәйләнгән бияләй, оекбашлар һәм милли киемдәге курчаклар белән кызыксынды. Әлбәттә, агачтан ясалган йон эрләгечләрне дә карый алдылар. Халыклар дуслыгы йортында унберенче булып теркәлгән оешма, нигездә, чыгышы буенча Менделеевск, Минзәлә районнарыннан һәм Удмуртиядән булган удмуртларны берләштерә. Җәмгыять карамагындагы кабинет музей экспонатлары белән тулыланып тора. «Кизили» исемендәге үз ансамбльләре дә бар.

Профилакторийда концертлар да, спектакльләр дә күрсәтелә. «Корабельная роща» октябрь уртасыннан бу ай башына кадәр вакыт арасында 230 ял итүчене кабул иткән. Монда сәламәтлекне ныгыту чараларына наратлы һавада йөрү дә өстәлә, ә кичләрен артистлар чыгышын карап була. 23 октябрьдә, мәсәлән, Түбән Кама татар драма театры Туфан Миңнуллинның «Гөргери кызын бирә» спектакле белән килде. Тамашачылар, бигрәк тә, комедиянең музыкаль өлешен җылы кабул итте, ә үзара фикер алышуда артистларның милли керәшен киемнәре, читән койма, сәхнә уртасындагы сандык да телгә алынды. Концерт чыгышлары исә ике телдә бара, «Кайтаваз», «Талир тәңкә» фольклор ансамбльләре һәм «Тургай» һәвәскәр төркеме репертуарга татар халык көйләре белән бергә рус җырларын да керткәннәр.

Каенлы мәдәният йортында тамашачыларны бәйрәм концертлары көтә. 2005 елдан бирле билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көненә багышлап «Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт» исемле театральләштерелгән программа әзерләгәннәр. Татарстан өчен – ул милләтләрнең килешеп, дус-тату яшәве дигән сүз. Шул уңайдан, 3 ноябрьдә «Хатирә» татар ансамбле җырчылары һәм яшь биючеләре белән бергә чыгыш ясарга, кунак итеп, күрше авыллардан да үзешчәннәрне чакырганнар. Афанастан «Серле Мәләнчек» керәшен ансамбле һәм Байданкинодан «Тальяночка» рус ансамбле килүен көтәләр. Ә инде авылдашлары уйнаганын кабат карарга теләүчеләр өчен, ял көннәрендә татар халык театры, янә Рәмзия Хөсәенова әсәре буенча куелган «Табылдык» спектаклен күрсәтәчәкләр.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев