Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Мәрҗани ядкарьләре Республика милли китапханәсенә кайтарылды. «Яшь курайчылар» фестивале оста башкаручыларны бер сәхнәгә җыя. Шүрәлеләр күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулыланып тора.

Мәрҗани ядкарьләре Республика милли китапханәсенә кайтарылды.   
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ике ай дәвамында татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани кулъязмалары күрсәтелде. Вакытлы файдалануга кайтартылган 13 берәмлек җыелмасын узган атнада Казанга илтеп тапшырдылар. Бу күчермәләре иде, әлбәттә, чөнки тарихчы галимнең кулъязма әсәрләре республиканың сирәк китаплар бүлегендә саклана. Әле генә кабатлап нәшер ителгән 1887нче елгы гарәп шрифтындагы басмасы һәм 200 еллыгына рус телендә чыгарылган «Татарский Геродот» китабы белән апрель башында безгә Мәрҗани конференциясенә җыелган кунаклар да таныша алдылар.     
                                                                                                                         * * *  
«Яшь курайчылар» фестивале оста башкаручыларны бер сәхнәгә җыя.  
Музыка бәйгесе И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда 2003 елда башланып киткән иде. Катнашучылар саны елдан-ел арта, ә соңгы елларда дуэт һәм ансамбльләр дә барлыкка килде. 7-14 яшьтәге укучы балалар курай уйнау осталыгына сайлап алу турларын мәктәпләрдә уздылар. Яшь башкаручылар йомгаклау чыгышына татар, башкорт, чуваш, рус, керәшен көйләрен әзерлиләр. Гранпри алу өчен музыка осталыгы гына җитми, сәхнәдә үз-үзеңне тотыш, кием зәвыклыгы һәм тамашачыларны җәлеп итәрлек илһам көченә ия булу да кирәк. Фестиваль 20 апрельгә билгеләнгән.    
                                                                                                                       * * *  
Шүрәлеләр күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулыланып тора. «Шүрәле» поэмасының төп персонажы бөек шагыйрьнең туган көненә  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә залының иң түрендә урын алачак. Фигураларны туплый башладылар инде. Нигездә, агачтан эшләнгәннәр, кәгазьдән дә бар. Рәис Даутов агачтан юынып ясалган дүрт эшен тәкъдим иткән. Ияләр остасы Әхсән Фәтхетдиновның шәһәр музееннан куелган җиде әкият сыны белән укучылар апрель буе хозурлана алачак. Иҗат эшләнмәләрен кабул итү дәвам итә, ә инде тылсымлы күргәзмә эшен китапханәчеләр «Шүрәлеләр җыены» белән йомгакларга уйлыйлар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев