Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Сөмбелә кызлары бәйрәм күргәзмәсендә катнаштылыр. Халыклар бердәмлеге көненә килүчеләр хозурлыгына Халык иҗаты йорты фойесында быелгы көз байлыгыннан әзерләнгән күргәзмәләр тәкъдим ителде. Дуслык йортының һәр иҗтимагый оешмасы аны үз милли төсмерен кертеп әзерләгән. Татар конгрессы көзге уңыш темасына балалар кул эшләреннән торган композицияләр туплады. Тамашачыларны сәламләп каршы алуда «зур Сөмбелә» -...

Сөмбелә кызлары бәйрәм күргәзмәсендә катнаштылыр. Халыклар бердәмлеге көненә килүчеләр хозурлыгына Халык иҗаты йорты фойесында быелгы көз байлыгыннан әзерләнгән күргәзмәләр тәкъдим ителде. Дуслык йортының һәр иҗтимагый оешмасы аны үз милли төсмерен кертеп әзерләгән. Татар конгрессы көзге уңыш темасына балалар кул эшләреннән торган композицияләр туплады. Тамашачыларны сәламләп каршы алуда «зур Сөмбелә» - студент кыз Гүзәл Хадиуллинага «нәни Сөмбелә» - Ясминә Карамова ярдәм итте. Кунак кызны 76нчы балалар бакчасыннан чакырдылар. Быелгы «Сөмбелә» бәйгесенең «Иң уңган» номинациясе җиңүчесенә бу роль бик ошаган.
 
* * *
«Туган телем - серле тел» республика бәйгесенең нигезләмәсе әзер. Чара И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бишенче мәртәбә үткәрелә. Төрле милләт балалары «Гаиләм - бәхет учагым» дигән темага шигырь уку осталыгын күрсәтәчәк. Узган ел 44 район катнашкан. Быелгысында көч сынашучылар саны сайлап алу турыннан соң билгеле булачак. Тур электрон формада уза, ә башлануы 4нче декабрьгә билгеләнгән.
 
* * *
Медицина көллиятендә «Беренче театр» һәм «Зәңгәр шәл» пьесаларын куярга алынганнар. «Әбиемнең серле сандыгы» татар театры түгәрәге 2003 елдан эшли. Сәхнә осталыгына өйрәнүгә атнага ике тапкыр җыелалар. Классик әсәрләрдән өзекләрне декабрь ахырына сәхнәләштерәчәкләр.
 
* * *
Милли мәдәни атналыклар үткәрүгә әзерлек башланды. Балалар бакчаларында төрле милләт җыр-биюләрен, йола уеннарын, халык ашларын һәм киемнәрен өйрәнү 20нче ноябрьдән игътибар үзәгендә булачак. Йомгаклау өлешенә әкиятләр әзерлиләр. 39нчы бакчада «Өч кыз»ны куярга алынганнар, ә төркемнәрдә унга якын әкияттән өзекләр күрсәтеләчәк.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев