Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Җидегән чишмә» студиясе аудиокитаплары депутатларда кызыксыну уяткан. Студия быел Халык иҗаты йортында оеша. Иҗат төркеменең беренче эше - «Нефтехим» җәмгыятенең 50 еллыгына чыгарылган аудиокитаплар. Яңалыкны 26 октябрьдә Дәүләт Советы бинасында депутатлар игътибарына тәкъдим иткәннәр. Эчтәлеге белән хәтта Фәрит Мөхәммәтшин кызыксынган. Аудиокитапларда каләм тибрәтүче нефтехимиклар һәм татар классиклары әсәрләре ике телдә...

«Җидегән чишмә» студиясе аудиокитаплары депутатларда кызыксыну уяткан. Студия быел Халык иҗаты йортында оеша. Иҗат төркеменең беренче эше - «Нефтехим» җәмгыятенең 50 еллыгына чыгарылган аудиокитаплар. Яңалыкны 26 октябрьдә Дәүләт Советы бинасында депутатлар игътибарына тәкъдим иткәннәр. Эчтәлеге белән хәтта Фәрит Мөхәммәтшин кызыксынган. Аудиокитапларда каләм тибрәтүче нефтехимиклар һәм татар классиклары әсәрләре ике телдә укыла. Габдулла Тукай шигырьләре Камал театры артисты И. Әхмәтҗанов, ә Мәхмүт Галәү әсәрләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре М.Мөхәммәтшин башкаруында. Аудиокитаплар турында тулы мәгълүмат Үзәк китапханәдә бу атнада булып узган тәкъдим итү кичәсендә җиткерелде.
* * *
Медицина көллияте студентлары татар әдәбиятын да яхшы белә икән. Казанда Гариф Ахунов исемендәге әдәби оешма тарафыннан үткәрелүче «Хәзинәле гомер» фестиваленнән Рәдиф Галиев, Алмаз Әүхәдиев, Нәргизә Төхвәтуллина 3нче урын алып кайттылар. Жюри әгъзаларына «Хәзинә» романыннан өзекне сәнгать югарылыгында укулары бик ошаган. Катнашу өчен беренче биремне үтәргә, ягъни «Г.Ахуновның тормышында Әлмәт чоры һәм тапкан хәзинәсе» темасына иҗади эш язып җибәрергә кирәк иде. Җиңүчеләргә бүләкләрне язучының кызы Наилә Ахунова тапшырган.
* * *
Яңа уку елында түгәрәкләрдә шөгыльләнүче яшь курайчылар саны 600 гә җиткән. Соңгы елларда курай көйләре Химиклар көне, Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрнең бизәге булып тора. Балалар һәм яшьләр сараенда оештырылган семинарда массакүләм чараларда чыгыш ясау үзенчәлекләренә тукталдылар. Өстәмә белем бирү педагоглары уен алымнары, курай белән хореография бәйләнеше турында сөйләштеләр, ансамбль аша музыкага җәлеп итү серләренә төшенделәр. Дәрестә өйрәнелүче көйләр исемлеген яңарту турында да сүз барды. Озакламый зур бәйрәмнәрдә уйнарлык тезмә сайланачак.
* * *
Конституция кануннары белән таныштыралар һәм хәрәкәтле уеннарга өйрәтәләр. Кол Гали исемендәге милли китапханәнең уку залында ТР Конституциясе турында «Тормышыбызның төп законы» дигән күргәзмә эшли. Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, «Сөйләшәбез төрле телләрдә» темасына китап киштәсе тупланган. Ә инде 4 ноябрьдә китапханәчеләр Лемаев паркына чыга. Алар төрле халыклар уеннарына корылган «Уйный-уйный үсәбез» дип аталган бәйрәм чарасында катнашачак.
* * *
83нче балалар бакчасында октябрьнең соңгы атнасын Сөмбеләгә багышладылар. Әлеге матур йола бакчада, ачылу вакытыннан - 1991нче елдан ук саклана. Уен бүлмәләрендә кул эшләреннән иҗат почмаклары бизәлде. Әти-әниләре ярдәме белән, балалар алтын яфраклардан Сөмбелә кыз күлмәген, миләштән мәрҗәннәр, яшелчәләрдән әкият күренешләрен ясап алып килгәннәр. Чарада көз турында җырларны, фольклор уеннарын искә төшерделәр. Ә инде 9нчы төркемнән Илүзә Каюмованың исеме атна буе телдән төшмәде, чөнки бу тырыш кыз 76нчы балалар бакчасында үткән «Сөмбелә гүзәле» бәйгесенең «Иң оста кыз» номинациясе җиңүчесе булуга иреште.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев