Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Мәдәни чараларга яшьләрне җәлеп итү турында фикер алыштылар. Атна башында Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсенең ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Татар яшьләрен җәлеп итә алырлык яңа чаралар оештыру буенча төрле тәкъдимнәр тыңланды. Мәсәлән, «Сүз чүлмәге» викторина уенын яңа калыпта үткәрү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Уңышлы башланып киткән «Халкыбыз хәзинәсе» проектын авыл һәвәскәрләре белән...

Мәдәни чараларга яшьләрне җәлеп итү турында фикер алыштылар. Атна башында Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсенең ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Татар яшьләрен җәлеп итә алырлык яңа чаралар оештыру буенча төрле тәкъдимнәр тыңланды. Мәсәлән, «Сүз чүлмәге» викторина уенын яңа калыпта үткәрү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Уңышлы башланып киткән «Халкыбыз хәзинәсе» проектын авыл һәвәскәрләре белән берлектә дәвам итү күпкә отышлырак булыр. Мәгълүматларны даими җиткереп бару өчен җирле матбугат һәм интернет мөмкинлекләрен файдалануны киңәйтү максаты куелды. Яңа башлангычларда актив катнашкан дүрт яшь әгъзага Рәхмәт хаты һәм катнашучыларга бүләккә «Җидегән чишмә» китабы тапшырылды.
***
Татарча Чыршы бәйрәме тулы залда гөрләп узды. «Факел» спорт залында нефтехимиклар өчен профсоюз оешмасы ярдәме белән оештырылган татарча Яңа ел бәйрәме бик күп тамашачы җыйды. Төп шарт күтәренке кәеф белән килү иде, шуңа да, каршы алып торучы гармунчылар уйнавын ишетүгә, аяклар фойеда ук тыпырдарга тотынды. Халык иҗаты йорты сәнгать хезмәткәрләре тырышлыгы белән әкият дөньясыннан кунакка килгән Әтәч, Эт, Кар кызы, Кыш бабай әйлән-бәйлән уйнаттылыр, татар биюен башкаручы һәм вальс әйләнүче иң оста парларны бүләкләделәр. Әлеге бәйрәм кичендә төрле битлекләр кигән кунаклар арасында түбәтәйле егетләрне һәм купшы калфаклы туташларны да очратып булды.
***
Милли китапханәдә Кыш бабай остаханәсе эшли. Яңа ел алдыннан кул эше осталары чыршы уенчыклары ясарга өйрәтәләр, ә каникул көннәрендә моннан 110 ел элек уйлап табылган открытка бизәү серләренә төшендерәчәкләр. 5 гыйнварда татар шагыйре Илдар Юзиевның 85 еллыгына багышланган чара узачак. 6 гыйнварда китапханәчеләр, Шиһабетдин Мәрҗани тууга 200 ел тулу уңаеннан, «Милләт өчен бәһа җитмәс Шиһаб хәзрәт» исемендә үткәреләчәк тарих сәгатенә чакыралар. Укучылар игътибарына мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле турында бай мәгълүмат тупланган күргәзмә тәкъдим ителә.
***
Шәһәр музееның интерактив почмагына татар сөлгеләре өстәлде. Бу күргәзмәне күзәтү барышында экспонатларны кул белән тотып карау да рөхсәт ителә. XIX гасырдан сакланган сөлге, тастымалларны музей фондына түбәнкамалылар бүләк иткән. Чүпләп, кыялап чигүнең ачык үрнәге булган кул эшләрен Минзәлә, Әтнә якларыннан килеп төпләнгән шәһәрдәшләребез туган җир ядкаре итеп саклаганнар. Хәзер бу экспонатлар тәрбияви чара буларак зур әһәмияткә ия.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев