Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Урамнарның исем алу тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белән танышып була. Быел Түбән Кама урамнарын өйрәнүгә зур игътибар биреләчәк. Кол Гали исемендәге милли китапханәдә «Мондый матур шәһәр башка җирдә, минемчә, юктыр кебек!» дигән даими күргәзмә эшли башлады. Аның бер бүлегендә урамнар тарихы турында төрле чыганаклар урын алган һәм бу тематик тупланма...

Урамнарның исем алу тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белән танышып була. Быел Түбән Кама урамнарын өйрәнүгә зур игътибар биреләчәк. Кол Гали исемендәге милли китапханәдә «Мондый матур шәһәр башка җирдә, минемчә, юктыр кебек!» дигән даими күргәзмә эшли башлады. Аның бер бүлегендә урамнар тарихы турында төрле чыганаклар урын алган һәм бу тематик тупланма ай саен үзгәреп торачак. Гыйнвар, мәсәлән, Беренчеләр (улица Первопроходцев) һәм Төзүчеләр (улица Строителей) урамнарына багышлана. Бу атнада уку залына чакырылган студентлар аларга кагылышлы сорауларга җаваплар алдылар.
* * *
Камал театрының «сәхнә ханбикәсе» Нәҗибә Ихсановага 80 яшь тула. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган һәм халык артисты исемнәренә лаеклы сәхнә остасын Разил Вәлиев шулай зурлап бәяли. 300 дән артык роле арасыннан тамашачыга ул бигрәк тә Маһисәрвәр (Т.Гыйззәт, «Чаткылар»), Мәйсәрә (К.Тинчурин, «Американ»), Гөлҗиһан (Г.Камал, «Банкрот»), Әүдәки (Т.Миңнуллин, «Гөргери кияүләре») образлары аша танулы. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә сишәмбе көнне ачылган «Бу минем гомер юлым» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә аның бай иҗаты киң яктыртылган. Шунда ук викторина сораулары да бирелә. Театр сөючеләр актрисаның 2007 елда «Җидегән чишмә»нең азнакайлылар кичәсенә килүен әле дә җылы искә алалар. Викторина җиңүчеләрен Н.Ихсанованың туган көнендә -25 гыйнварда билгеләп үттеләр.
* * *
Халыклар дуслыгы йортында дин дәресләре үткәрә башладылар. Укуларны Татар конгрессы кабинетында үзәк мәчетнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рауза ханым Латыйпова алып бара. Кызыксынучылар һәр чәршәмбе 15.30 сәгатьтә укуга кушылып китә алалар. Мөгаллимәне түгәрәк өстәл артында утырып тыңлыйлар. Милли мохит тудырылган бүлмәдә татар журналлары белән дә танышырга була. «Шәхесләребез» сериясе китаплар тупланмасы бар. Мәсәлән, 2010 елда «Җыен» нәшриятында «Нефтехим»ның матди ярдәме белән бастырылган «Мәрҗани» исемле китап күренекле мәгърифәтче, дин әһеле һәм галимнең тормыш юлы һәм иҗатын яктырта. Ул - 1915 елда гарәп алфавитында дөнья күргән «Мәрҗани» исемендәге хезмәтнең хәзерге татар әдәби теленә күчерелгән яңа басмасы. Китапның фәнни мөхәррире академик Миркасыйм Госманов булган
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X