Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Шиһабетдин Мәрҗани кулъязмаларын бездә дә күреп була. Күчермәләрен, әлбәттә. Чөнки тарихчы галимнең Республика милли китапханәсендәге кулъ-язма китаплары фондның бәһасез байлыгы булып саклана. Сирәк китаплар бүлегендә әүвәлге уникаль фотосурәтләр тупламасы да бар, андагы 700 дән артык ядкарь рәтендә Ш.Мәрҗанинең төп нөсхә фотосурәте зур кыйммәткә ия. Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә Казаннан...

Шиһабетдин Мәрҗани кулъязмаларын бездә дә күреп була. Күчермәләрен, әлбәттә. Чөнки тарихчы галимнең Республика милли китапханәсендәге кулъ-язма китаплары фондның бәһасез байлыгы булып саклана. Сирәк китаплар бүлегендә әүвәлге уникаль фотосурәтләр тупламасы да бар, андагы 700 дән артык ядкарь рәтендә Ш.Мәрҗанинең төп нөсхә фотосурәте зур кыйммәткә ия. Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә Казаннан 13 берәмлектән торган җыелма кайтартылды. Алар арасында әле генә кабатлап нәшер ителгән 1887нче елгы гарәп шрифтындагы басмасы һәм 200 еллыгына рус телендә чыккан «Татарский Геродот» китабы тәкъдим ителә. Үзенчәлекле күргәзмә белән ике ай дәвамында танышып булачак.
* * *
«Шома бас!» ансамбле Яр Чаллы бәйгесендә башкорт биюен башкарды. Узган атнада «Жемчужина» регион конкурсында И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараеннан катнашкан яшь биючеләребез осталык күрсәттеләр һәм 3нче дәрәҗә диплом алып кайттылар. Ә курайчыларыбыз һәм «Асыл нәсел» керәшен фольклор ансамбле «Нократ дулкыннары» бәйгесенә барырга әзерләнә. Яшь иҗат осталары бу айда Мамадышта очрашачак.
* * *
76нчы балалар бакчасында Туган тел атналыгына әзерлек бара. Татар теле тәрбиячеләре зур төркемгә йөрүче балалар белән «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерәләр, атна башында музыкаль залда нәниләргә күрсәтәчәкләр. 13 февраль Муса Җәлил шигырьләренә багышлана. Татар халык ашлары белән таныштыру көнендә тозлы камырдан төрле ризыклар ясарга өйрәнәчәкләр. Атна ахырында балаларны халык уеннары ярминкәсе көтә: саф һавада милли көйләргә хәрәкәтләнү күнекмәләре каралган.
* * *
Милли китапханәдә Таҗетдин Ялчыголга багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады. Күренекле мәгърифәтче һәм дин галименең тууына быел 250 ел тула. Гомеренең егерме биш елын Кызыл Чапчак авылында үткәргәне мәгълүм. Шуңа да китапханәчеләрнең аксакаллар шурасы белән берлектә эшләүче «Күренекле якташларыбызны барлыйбыз» проекты шәхеснең тормыш юлын һәм безнең җирлектәге иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итә. Февраль уртасында тарих дәресенә җыелалар. Танып-белү сәгатендә хезмәтләре белән танышу, әсәрләреннән өзекләр уку каралган.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев