Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Туган тел кичәсен Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышладылар. Татар конгрессы Халыклар дуслыгы йортында очрашу оештырды. Мәктәп укучылары мәгърифәтче, дин әһеле, галим турында бик күп мәгълүмат алдылар. Тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктыртучы тирән чыгышларны презентация тулыландырды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла ага Абдуллин кызыклы фактлар китерде, ул күренекле шәхес белән бәйле тарихи урыннарны...

Туган тел кичәсен Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышладылар. Татар конгрессы Халыклар дуслыгы йортында очрашу оештырды. Мәктәп укучылары мәгърифәтче, дин әһеле, галим турында бик күп мәгълүмат алдылар. Тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктыртучы тирән чыгышларны презентация тулыландырды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла ага Абдуллин кызыклы фактлар китерде, ул күренекле шәхес белән бәйле тарихи урыннарны яхшы белә икән. Шәһәр музееннан видеоролик алып килгәннәр. Җыр, бию, курай моңына үрелеп барылган кичә «Туган тел» җырын күмәк башкару белән йомгакланды.
* * *
«Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты каләм осталарын 1нче мәктәпкә чакырды. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан төзелгән проект үз эшен дәвам итә. Авторы һәм алып баручысы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова 26 февральдә мәктәп укучыларын Илдус Гобәйдуллин, Кави Зиннәтуллин, Мирзанур Шәйморзин, Васил Камалов, Инсаф Кашапов иҗаты белән таныштырды. Армия хезмәтен үткән төрле һөнәрдәге бу ир-егетләрне каләм тибрәтү сәләте берләштерә. Васил Камаловның хезмәт юлы, мәсәлән, нефть химиясе тармагында үткәнгә, күп кенә язмалары үзе эшләгән завод тарихы, ә лирик шигырь юллары туган төбәге Мөслим табигате белән бәйле. Укучылар каләм осталарының шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм үзләре кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
* * *
«Хатирәләр сандыгы» күргәзмәсе ярышы оештырдылар. 83нче балалар бакчасында Туган тел көненә әти-әниләр мирас сандыклары әзерләде. Аларда чыгышы буенча Чирмешән, Мамадыш, Аксубай, Балык Бистәсе һәм башка районнардан булган гаиләләрнең нәселдән-нәселгә сакланучы милли ядкарьләре тупланган. Күргәзмә буенча экскурсияне балалар үткәрде. Истәлекләр кызыклы, һәрберсе тарихи җир рухын җиткерә, шуңадыр, бәйрәмдә катнашучылар үзләрен туган якларында булып кайткандай хис иттеләр. 1нче урын нәсел җебен нык саклаучы Заһретдинов, Петров, Сөләйманов, Мәрдановлар гаиләләренә бирелде.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА Туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X