Менә сиңа бәйрәм!
8 март көнне төнлә, Яшьлек урамындагы 9 нчы йортта кер юу машинасы яна башлаган.
Өйдә бу вакытта 12 яшьлек улы белән ана булган. Ут күрүгә алар урамга чыгып йөгергәннәр. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар ялкынны сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, кер юу машинасы һәм ваннадагы бар әйбер зыян күргән. Фаразлар буенча, янгынның сәбәбе тәмәке тартуда саксызлык дип карала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев