Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Менә дигән мөмкинлек

Түбән Камада 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр машина йөртү осталыгы буенча көч сынаштылар.

Ярышның теория өлешендә өлкән сыйныф укучылары һәм көллиятләрдә белем алучы беренче курс студентлары компьютерда тест сорауларына җавап бирде. Гамәли өлештә исә «европарковка», «бокска арт белән керү», «90 градуска борылу», «эстакада», «змейка», «туктау линиясе» кебек күнегүләрне үтәделәр. Нәтиҗәдә, командалар арасында беренче урынга «Автолидер – А» автомәктәбе лаек булды, икенче урынны Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте алды, «бронза» – агросәнәгать көллиятендә. Аерым катнашучылардан беренче һәм икенче урынны – «Автолидер – А» автомәктәбе тәрбияләнүчеләре Раил Динмөхәммәтов һәм Кәрим Фәрхетдинов, өченче урынны Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты Евгений Аввакумов алды. 
Әлбәттә, биремнәр җиңелләрдән түгел. Шулай да әлегә кулларында машина йөртү таныклыгы булмаган егетләр-кызларга болар – үз-үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев