Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Медицина хезмәте: саннар ни сөйли?

Түбән Кама районының үзәк дәваханәсендә узган елгы эшләргә нәтиҗә ясадылар. Медицина учреждениесе белгечләре уңышлары һәм ирешелгәннәре турында сөйләде. Үзәк дәваханә өчен 2017 ел уңышлы булды - ике зур поликлиникада капиталь ремонт башланды, халыкка югары технологияле ярдәм күрсәтелә, эшкә яшь белгечләр җәлеп ителә. Шәһәребезнең медицина учреждениесе Татарстанның иң яхшы унлыгына керде,...

Түбән Кама районының үзәк дәваханәсендә узган елгы эшләргә нәтиҗә ясадылар. Медицина учреждениесе белгечләре уңышлары һәм ирешелгәннәре турында сөйләде.

Үзәк дәваханә өчен 2017 ел уңышлы булды - ике зур поликлиникада капиталь ремонт башланды, халыкка югары технологияле ярдәм күрсәтелә, эшкә яшь белгечләр җәлеп ителә. Шәһәребезнең медицина учреждениесе Татарстанның иң яхшы унлыгына керде, ә Түбән Кама районы ел нәтиҗәләре буенча икенче урынга ия булды.
2017 елда үзәк дәваханәнең кабул итү бүлмәсенә 58 мең кеше китерелгән, шуларның 32 меңе дәваханәдә ятып, дәваланып чыкты. 12500 операция ясалган, шуларның 588ендә югары технологияләр кулланылган.
Рентген-хирургия бүлегендә ярдәм күрсәтү төрләре киңәйде, яңа төр операцияләр ясала. Мәсәлән, инсульт кичергән кешенең баш мие тамырларын тромблардан чистарту уңышлы башкарыла.
Соңгы өч ел эчендә ашыгыч ярдәм бригадаларының стационар бүлекләре белән бәйләнеше ныгыды. Амбулатория челтәренең уңышлы эшләве онкология авыруларын башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеге тудырды.
Ашыгыч медицина ярдәме станциясе бүлегендә 2017 елда 75 мең мөрәҗәгать кабул ителде, бригадалар 66 мең мәртәбә чыкты. Шул ук вакытта ялган чакырулар саны артты. Узган ел ашыгыч медицина ярдәме станциясе паркы алты автомобильгә артты. Хәзерге вакытта баланста 27 машина бар.
35 меңнән артык кеше диспансеризация узды, 31 мең кеше прививка ясатты. Консультация-диагностика поликлиникасы табиблары 18 мең түбәнкамалыны кабул итте. Шулай ук гериатр, гематолог һәм пульмонолог кабинетлары ачылды, паллиатив ярдәм хезмәте булдырылды.
2017 елда дәваханәгә эшкә 44 табиб килде, шуларның 19ы - яшь белгечләр.
Киңәшмәдә поликлиника һәм кабул итү бүлмәләрендә авырулар белән мөнәсәбәт сыйфатын үстерүне дәвам итү, яңа кадрлар җәлеп итү, ЕГИС системасына яңа мәгълүмати технологияләр кертү һ.б. планнар белән дә уртаклаштылар.
Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенең
матбугат хезмәте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев