Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдәният учакларында

Ташлык мәдәният йортында Ташлык һәм Шәңгәлче авылы үзешчәннәре катнашында «Җырлыйк әле», конкурсы үткәрелде.

Уенчылар 3 турда көч сынашты. Һәр тур тәмамланган саен, уенчылар чиратлашып, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Мәртәбәдә жюри уен-ярышның җиңүчесен билгеләде.
Ә 19 гыйнварда Ташлык мәдәният йортының «Алмаз» бию коллективы Казан шәһәре В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Star Friends» Халыкара конкурсында катнашып, I һәм III дәрәҗә диплом һәм кубок алып кайттылар.

Кызыл Чапчак халык театры Л.Леронның «Коры куык» спектаклен Кече Җирекле авылы халкына тәкъдим итте. Артистлар үзләренең чыгышлары белән тагын бер кат тамашачыны таң калдырды. Аларның үзләренә бирелгән  рольләрен югары дәрәҗәдә башкарып, тамашачыларны көлдерделәр дә, уйланырга да мәҗбүр иттеләр. Кече Җиреклеләр кунакларны көчле алкышлап, тагын яңа спектакльләр белән килүләрен сорап таралышты.

Зур Афанас мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Серле Мәләнчек» фольклор ансамбле белән бергә бик матур кичә үткәрделәр.
Алар хәзерге вакытта онытылып баручы йолаларны саклап калып, яңартып, яшь буынга җиткерү максаты белән, Нардуган йөреп, орчык белән, сулы чиләккә йөзек салып багу йолаларын, баланың кәчеркәсен чыгару кебек йолаларны күрсәттеләр.

Каенлы китапханәсендә «Чордашлар» клубына йөрүчеләр өчен, ТАССР ның 100 еллыгына багышлап «Үткәннәрдән калган истәлекне барлыйк, саклыйк, югалтмыйк...» – дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә, авылның оста куллы ханымнары күз явын алырлык милли бизәкләр белән чигелгән кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр. Кама Аланыннан килгән кунагыбыз Рәисә Янковская үзенең кул эшләре белән таныштырды. Чара милли уеннар, җыр- биюләр белән үрелеп барды.
Материалларны Илһамия ГАФФАРОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев