Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдәният учакларында

7 декабрь көнне Ташлык авыл мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегенә багышланган концерт узды.

Катнашучылар арасыннан «Тургай» үзешчән коллективының чыгышларын тамашачылар аеруча җылы кабул итте. Авылдашлары хөкеменә тапшырылган һәр номер көчле алкышларга күмелде. Шундый матур кичә оештырып, җыелган халык игътибарын тагын бер мәртәбә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына юнәлткән Ташлык үзешчәннәренә «афәрин» диябез.

Шушы ук көнне Кызыл Чапчак авылы мәдәният йортында «Көчлелегең белән мактанма, кешелеклелегең белән горурлан» дип аталган аралашу сәгате булды.
Чарага килүчеләр мөмкинлекләре чикләнгән язучылар Ф. Яруллин, Г. Сагиров, М. Логинова, К. Шәфикова тормышы, иҗаты турында таныштылар. Балалар белән ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бу ункөнлектә генә түгел, ә һәрчак ярдәм итеп, аралашып тору хакында сөйләштеләр.

5 декабрь көнне Югары Чаллы авылы мәдәният йортында, инвалидлар декадасына багышлап, коррекцион интернат-мәктәбе балалары белән «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт уеннары үткәрелде. Стартларда балалар өч командага бүленеп, ярыштылар. Спорт уеннары шактый кызу, җанлы барды. Ярыш карарга килгән тамашачылар командалар өчен җан атып, көч-куәт биреп утырдылар. Командалар да сынатмады. Берсеннән –берсе җитез, булып чыктылар. Шуңа күрә җиңүчеләрне ачыклау бик авырдан булды. Нәтиҗәдә – дуслык җиңде.

Ә Югары Уратма авылы мәдәният хезмәткәрләре 8 декабрь көнне авылдашларына «Коррупциягә – юк» дип аталган буклетлар тараттылар. Проектның максаты – соңгы елларда яман шеш кебек килеп чыккан замана чире – коррупциянең җәмгыятебезгә начар йогынтысы белән таныштыру.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X