Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Матур хатирә булыр

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә берсеннән-берсе истәлекле чаралар һәрдаим уздырылып тора. Чираттагы очрашуда «Кайтаваз» фольклор ансамбле артистлары чыгыш ясады.

Фәридә Акаева алып барган бу концертта Рәмзия Вәлиева, Зөфәр Канзепаров, Кәүсәрия Закироваларның җырлавын ял итүчеләр көчле алкышларга күмде. Таһир Баһаветдинов белән Люция Әхмәтшинаның юмористик чыгышын караганда рәхәтләнеп көлделәр.
1991 елда оешкан бу ансамбльне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Ибраһимова җитәкли. Коллектив шәһәр һәм район халкына гына түгел, республиканың башка районнарында да яхшы таныш. Артистлары ел саен ветераннар арасында уздырыла торган «Балкыш» фестивалендә катнаша. Быел алар анда уңышлы чыгыш ясап, Чаллыда узган зональ фестивальдә дә көчләрен сынадылар. 2012 елда Казанда Венера Ганиева исемендәге «Сандугач» фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булдылар.
Шәхсән мин үзем «Кайтаваз» ансамбле концертларын һәрвакыт сокланып карыйм. Узган гасырның 80 нче елларында Миләүшәнең иҗатына багышланган «Җидегән чишмә» кичәсендә Шәмси Закировның: «Безнең Миләүшә татар халык җырларын Венгриядә яңгыратып кайтты», – дигәнен, тамашачының Миләүшәне кат-кат сәхнәгә чакырып, көчле алкышлаганын яхшы хәтерлим.
Очрашу кичәсендә Сания Нуриева белән Таһир Баһаветдинов башкаруында Гөлчирә апа Ибәтуллина сүзләренә язылган «Ак чәчәкләр» җыры безгә – медицина хезмәткәрләренә аерым бер бүләк булып яңгырады.
«Кайтаваз» ансамбле артистларына зур рәхмәт. Әбиләр чуагында узган бу матур көзге кич безнең күңелләрдә якты хатирә булып истә калыр.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев