Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Махсус урыннарда гына...

Түбән Камада Яңа ел төнендә өй каршыларында, ишегалларында фейерверклар, салютлар аттырырга ярамый. Моның өчен шәһәрдә махсус урын билгеләнде. Бу – Химиклар проспектының 86 нчы йорт каршындагы мәйданчык.

Соңгы елларда Яңа ел безнең күңелләрдә мандариннар, салатлар белән генә түгел, тегендә-монда дөбер-шатыр шартлаткан петардалар, фейрверклар белән дә хәтердә кала.
Сүз дә юк, яшьләр өчен күңелле бәйрәм, ничек инде аны салют аттырып, бәйрәм итмисең ди! Тик сезнең күршегездә генә авыру өлкәннәр, әле яңа гына йокыга киткән сабыйлар булу ихтималын да исегездән чыгармагыз.
Пиротехника – кемнәрдер өчен яхшы табыш чыганагы. Чөнки акчаларын җилгә очырырга әзер торучылар күп. Петардаларны балаларга сату очраклары да юк түгел. Ә балалар товарның сертификатын сорап тормый. Сыйфатсыз пиротехника кулланып, имгәнү очраклары булмасын өчен, фейерверкларны махсус урыннарда, сертификаты булганнарын гына алыгыз.
Шунысын да истән чыгармагыз: 16 яше тулмаганнарга аларны сату тыела. Рөхсәтсез сатучыларга штраф яный. Югарыда әйтеп үтелгән мәйданчыктан тыш, җәмәгать урыннарында петардалар, фейерверклар аттырган кешеләргә җәза каралган. Бу вак хулиганлык булып санала.
Базардан ясалма чыршы сатып алганда да аның сертификатын сорарга онытмагыз.
Гирляндалардагы лампочкаларның көче күп дигәндә 25 Вт булырга тиеш. Элгәндә үк карау мөһим - электр чыбыгында сынып киткән урыннар булмасын. Табигый чыршы, урман гүзәлен заводта эшләнгән гирлянда белән генә бизәгез, кулдан ясалганнарны файдаланмагыз. Чыршыга тиз янучан уенчыклар элү тыела.
Яңа елның беренче сәгатьләре, көннәре бәхетсезлек белән үтә торган булмасын.

Фото piabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев