Май чабу бәйрәменә иң тәмле белен пешерү ысулы
Әлеге рецепт белән беленнәр һәрвакыт уңа.
Май чабу атнасы башланып китте. Шул уңайдан, кояштай түгәрәк, тәмле, челтәрле белен пешерик, дуслар!
Кирәк:
- 2 йомырка
- 1 ч.к. тоз
- 2 а.к. шикәр комы
- 500 мл кефир
- кайнап торган су — 200 мл
- 1 ч.к. сода
- он 300 гр
- 4 а.к. үсемлек мае
Әзерләү:
1. Йомыркаларны тоз-шикәр белән кушып болгатырга.
2. Бүлмә температурасында булган кефир кушарга.
3. Бер стакан кайнар суга 1 чәй калагы сода салып болгатырга
4. Эрегән соданы кефир янына салырга. Масса артып, күпереп китәчәк.
5. Яхшылап болгатканнан соң, акрынлап он кушарга.
6. 4 аш кашыгы үсемлек мае салып болгатырга.
Беленнәрне кызган табада ике яклап пешерәбез. Беренче беленне пешерер алдыннан табаны бераз майлап алсаң да ярый.
Ашларыгыз тәмле булсын!
freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев