Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Үлгәннәрнең каберен бел!..»

Шәһәр зиратында туганнар каберлеге барлыкка киләчәк. Анда Бөек Ватан сугышы вакытында Великие Луки янында барган сугышларда һәлак булган 18 солдатның калдыклары күмеләчәк.

Аларны Псков өлкәсендә баган сугышларда һәлак булган солдатларның калдыкларын 2002 елдан бирле казып алу белән шөгыльләнгән «Поиск» эзтабарлар отряды тапкан.
Андагы сугышларда катнашкан 80нче чаңгы батальоны хәрби хезмәткә республиканың төрле төбәкләреннән чакырылган ир-егетләрдән Казанда җыеп тупланган. 561 кеше арасында Түбән Кама җирендә туып-үскән егетләр дә булган. Липенка авылы янындагы сугышларда бик күп солдат батырларча һәлак булган.
Ул вакытта «татар батальоны» (аларны шулай атаганнар) сан буенча үзләреннән күпкә өстен булган фашистларга каршы көрәшкән. Сугыш бер тәүлеккә якын барган. Һәлак булганнарны соңыннан җирле халык җирләгән... Һәм менә ярты гасырдан соң Түбән Кама эзтабарлары сугышчыларның сөякләренең бер өлешен эзләп тапкан. Аларның күбесенең туганнары да табылган – кайчагында ачыклау өчен ДНК экспертизасы кулланырга туры килгән.
Мунициаль район башлыгы Айдар Метшин, батырларның калдыклары Түбән Кама шәһәр зиратының «Мактаулы гражданнары аллеясы»нда җирләнәчәк дип белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X