Кыргый хайваннар да исәптә
Йорт хайваннарын гына түгел, алга таба кыргый хайваннарның да төгәл исәбе алыначак.
Түбән Кама районында пошилар саны арта, ә киек кошлар саны кими икән. Бу – хайваннар дөньясын озак күзәткән, тикшергән белгечләр фикере. Дөрес, хәзер, кыргый җәнлекләрнең дә исәбе алына һәм ул инде бу ай ахырына төгәлләнергә тиеш.
Әйтик, Иштирәк авылы янындагы урманда күбрәк пошилар, куяннар һәм төлкеләр яши. Аларның кай якка хәрәкәт итүләрен белеп, күзәтеп торалар. «Кыргый хайваннарны күреп, санау мәҗбүри түгел, тәҗрибәле аучылар, эз буенча барысын да «укый» ала» – дип белдерде биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районара бүлеге начальнигы Эдуард Иванов.
Киек кошлар белән бераз авыррак. Аларны эзләре буенча гына санап чыгу мөмкин эш түгел. Кошлар исәбен алуны, бары тик тәҗрибәле аучылар гына башкарып чыга ала.
Әлегә исәп тәмамланмаса да районыбызда пошилар саны нормадан бераз артыграк икән. Тагын нәрсә инде, кыргый хайваннар санап йөрмәсәләр эшләре беткәнме әллә, дип зарланырга ашыкмагыз. Кыргый хайваннарның санын белеп тору сунарчыларга күпме хайван атарга рөхсәт бирү өчен кирәк. Һәр нәрсәдә баланс, артык урталык кирәк, бу табигатьтә дә шулай.
Ә теге, һәр кешенең телефонына җибәрелгән «Түбән Кама районына бүреләр өере якынлаша» дигән видео дөреслеккә туры килми. Һәм ул инде 2010 елда ук Казахстанда төшерелгән булган.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев