Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көй-моңнардан илһам алып...

Шушы көннәрдә, И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенең йомгаклау концерты булды.

Бәйге шәһәребездә быел унынчы мәртәбә уздырылуы белән истәлекле. 2017-2018 нче уку елы дәвамында милли җырларыбызны башкару осталыгында 1022 укучы бала көч сынашкан, ягъни 35 хор коллективы, 26 ансамбль. Ун ел дәвамында күпме бала катнашуын санап чыгарсаң, гаҗәпләнергә генә кала. 
«Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесен үз инициативасы белән оештыручы, җаваплы хуҗасы, иганәчесе – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев. Һәр уку елында җиңү яулаган коллективларга күрсәтелгән матди ярдәмне, шул акчага тектерелгән милли киемнәрне дә исәпкә алсаң, бу мөһим эшне башкаручыга сокланый мөмкин түгел.
Быел бәйрәм тантанасына, бәйгене оештыру эшендә ярдәме тигән 29нчы мәктәп директоры Равис Шакиров, бәйге нигезләмәсен төзүче, мәгариф идарәсенең элекке методисты Мәхтүмә Шәфыйкова, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрһад Сафиуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин, мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айзирәк Рамазанова, аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырулы иде. Казан шәһәреннән  Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Эльза Ризванова да килгән иде.
...Әбиләр сандыгында сакланган хәзинәләрне барлау белән башланган тамаша-күренеш татар халкының гомер буе дан тоткан чүпләмле, чуптарлы, кызыл башлы сөлгеләре, чигүле камзул, алъяпкычлары, нәфис ефәк шәлләре, күз явын алырлык затлы беләзекләренә сокланган укучы балалар, ниһаять гармун күреп алдылар. Тальян гармуннан агылган көй биергә дә, җырларга да этәрде үзләрен. Түбән Кама шәһәре һәм авыл мәктәпләре җыр коллективларының иң яхшы чыгышларыннан торган бәйге моң бәйрәменә әверелде. 
Гадәттәгечә, «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесендә җиңү яулаган мәктәп коллективларына, аларны әзерләгән укытучыларга, музыка белгечләренә Рөстәм Ганиев зурлап сәхнәдән Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Номинацияләр буенча җиңүчеләр түбәндәгечә: «Җырлы балачак» – 1, 12, 15, 29, 32 нче 
мәктәпләр; «Серле ноталар» – 8, 11, 18, 29 нчы мәктәпләр; «Туган телем – җырлы тел» – 14 нче лицей; «Былбыллар тугаенда» – 16, 21 нче мәктәпләр һәм Зур Афанас мәктәбе; «Челтер чишмә» – 34 нче гимназия; «Җырым – юлдашым» – 25 нче  гимназия һәм 35 нче лицей укучылары. Өченче призлы урынны – 6, 10, 35, 26,13, 31 нче мәктәп укучылары, икенче урынны – 3, 7, 25, 33 нче, Кама Аланының 2 нче, 7 нче мәктәп укучылары бүлеште. 1-4 нче сыйныф укучылары арасында беренче урынга 31 нче мәктәп укучылары лаек дип табылса, 5-6 нчы сыйныфлар арасында Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучыларына, ансамбльләр арасында 14 нче һәм 33 нче мәктәп укучыларына тиңнәр булмады. Һәм мондый төр бүләкне, ягъни беренче дәрәҗә лауреат дипломнарын кабул итеп алу өчен, сәхнәгә җиңүче мәктәпләрнең директорлары күтәрелде.
Мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина, мондый бәйгенең яшь буынны көйле-моңлы итүдә өлге булып торуын, елдан-ел уңай нәтиҗәләр бирүен ассызыклады. Эльза Ризванова, Түбән Кама каласында сәләтле балаларның милли үсеше өчен шартлар тудырылуы, берсеннән-берсе тәрбияви чаралар аша мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтелүе өчен «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенең төп хуҗасы Рөстәм Ганиевка, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән рәхмәт белдерде, истәлекле бүләк тапшырды. Моң бәйгесенең унеллык юбилее уңаеннан шулай ук бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән Равис Шакиров, Мәхтүмә Шәфыйкова, 2013-2014 нче уку елыннан башлап бүгенге көндә дә, бәйгене тиешле югарылыкта дәвам итүче методистлар: Гөлүсә Сабирова, Резедә Исмәгыйлева, сценарий төзүче, сәхнәгә куюда режиссер вазифасын башкаручы Лидия Садыйкова һәм Вәсилә Исмәгыйлеваны тәбрикләделәр. 
Чыннан да, мәктәпләр арасында уздырылган бәйге елдан ел популярлаша, даны шәһәребездә генә түгел, республика күләмендә дә күпләргә үрнәк булып тора. 
Нурзия МИРХАЗОВА.
Фотода: бүләкләү мизгеле.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев