Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Күңелләребезгә җылылык өстәлде»

Тормышта үзеннән яктылык, җылылык, самимилек бөркеп тора торган кешеләр була. Андыйлар белән аралашу гына түгел, аларны күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә.

Укытучы гаиләсендә тәрбияләнеп, бу һөнәргә балачактан гашыйк булган һәм гомере буена аңа тугры калган шәхес — 29 нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рушания Хаммат кызы Габбасова белән очрашуга 6 нчы мәктәп һәм 1 нче гимназия укучыларын 2 нче китапханәгә чакырдык. 

Һөнәр сайлауга беренче укытучысы — Татарстанның атказанган укытучысы Тәнзилә Шәрәфиева, сыйныф җитәкчеләре Мәсрүрә Фәсхиева һәм атказанган укытучы Семен Егоров, укытучы әнисе Асия Мәрданованың йогынтысы зур булды, дип ассызыклый Рушания апа. «Минем өчен бүгенге көндә дә барлык укучыларым якын, яратмаган укучыларым юк минем», — диде ул үзенең чыгышында. 

Рушания апа Түбән Кама шәһәренә Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 1983 елда килеп урнаша. Иң көчле, алдынгы мәктәпләрнең берсендә, 9 мәктәптә укыткан чакларын, ул еллардагы җылы хатирәләрне искә төшереп үтте ул. «Тормыш юлымда көчле шәхесләр, чын кешеләр белән аралашырга туры килү белән мин бик бәхетле. Шәһәр администрациясендә эшләгән елларда Әгътәс Галиәхмәтов, Фатыйх Котдусов, Лилия Әхиятдинова, мәктәп директоры Люция Латыйпова, күп еллар шәһәр мәгарифе идарәсендә методик бүлек мөдире булып эшләгәндә җитәкчеләр Нәкый Әхмәтшин, Равис Шакиров — үз эшләренең осталары — минем янәшәмдә булдылар, чын тормыш мәктәбен алар җитәкчелегендә үтәргә насыйп булды миңа», — ди ул.

Хезмәте өчен бирелгән «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Казанның 1000 еллыгына», «Хезмәт ветераны» медальләре, күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары үзенең һөнәренә җаваплы каравын, яратып башкаруын дәлилли. Кичәдә кунагыбыз үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигъри җыентыклары белән таныштырды, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты. 

Рушания апаның шигърияткә, җырга мәхәббәте шулай ук балачактан башланган. Укучыларга үзенең туган ягына, табигатькә, туган телгә, Түбән Камага, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә багышланган шигырьләрен яңгыратты. Кичәне алып баручы, методист Рушания Хаммат кызының сүзләренә язылган җырлар белән таныштырды. Ул шәһәребезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, аның җаваплы сәркатибе, ике китап авторы, күп мәкаләләре «Туган як» газетасында дөнья күрде, шулай ук республика газетажурналларында да басыла. 

Без Р.Габбасованың җәмгыять эшләрендә актив катнашуын, җаваплы вазыйфалар үтәвен беләбез — ул Түбән Кама муниципаль районының мәгариф ветераннары советы рәисе урынбасары, мәктәп музейларының методик советы рәисе. 2023 елның Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы икәнлеген истә тотып, балаларга буыннар җебен сакларга булышкан җырлы-биюле уеннарны искә төшереп кенә түгел, ә аларны балалар белән бергәләшеп уйнап та күрсәттек әле. Шундый уеннардан — «Кулъяулык кемдә?», «Без, без, без идек...» дип аталганнары укучыларда җитезлекне, өлгерлекне үстерә, татар теленә, милләтебезнең гореф-гадәтләренә мәхәббәт уята. Ә инде бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «И туган тел» ен сөйләп кенә түгел, бергәләшеп җырлау — ул мәхәббәтне тагын да көчәйтте.

1 нче гимназия укучылары Даут Хәбибуллинның, Рамазан Хөснуллинның матур итеп Рушания апаның шигырьләрен сөйләүләре, 6 нчы мәктәптән Рузиләнең җыр башкаруы кичәне тагын да ямьләндерде. Автор китапханә җитәкчесе Елена Михайловага үзенең «Күңелемнең тирән күлләре» китабын бүләк итте. Кичәне оештырган, укытучы һөнәренә балалар күңелендә хөрмәт, мәхәббәт уяткан, шигърият дөньясына, иҗатка алып керергә булышкан өчен китапханә хезмәткәрләре Елена Михайловага, Руфия Медетовага һәм башкаларга зур рәхмәтен белдерде. 

Күңелләргә җылылык, рухи азык өстәүче эчкерсез аралашу-очрашу булды бу.
Руфия Медетова, шәһәрнең 2 нче китапханә хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев