Кулланучылар хокукларын яклап
Кайбер кешеләр, озак уйлап тормыйча, товар сатып алуга, аны кирәксенмичә, кире кибеткә илтеп, акчасын кайтаруны сорыйлар. Әмма барлык товарларны да кире тапшырып булмый шул. Бу язмада сүз ике төрле очрак турында барыр.
Кулланмасалар да...
Хәзер тән температурасын үлчи торган градусниклар бик күп төрле. Бигрәк тә кечкенә балалар өчен уңайлы булганнары бар, шуларның берсе – соска-термометр. Имезлек рәвешендәге градусникны бала авызына каптырып, бер минут тотарга кирәк. Балалары чирләгәч, бер ата-ана шундый термометрны сатып алган, әмма кулланмыйча, кире китереп, акчаларын кайтаруларын сораган. Даруханә хезмәткәрләре исә ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә шалтыратып: «Мондый хәлдә нишләргә?» – дигән сорау биргән.
Белеп торыгыз! РФ Хөкүмәтенең 55 нче карары нигезендә, медицина эшләнмәләре, кораллары, җиһазлары, материаллары һәм бу өлкәдә кулланыла торган башка барлык товарлар кире кайтарылмый һәм алыштырылмый. Шуңа күрә бу очракта даруханә хезмәткәрләренең соска-термометрны кире алмаулары канунга туры килә.
Җитешсезлек табылса...
Күпмедер вакыттан соң Түбән Кама территориаль органына бер ханым шалтыратып, «Оптика» салонында күзлек сатып алуын, әмма икенче көнне аның колакчасы төшүе турында әйткән. Ул югалып калган, чөнки салонда «Кире кабул ителми» дигән игълан эленеп тора икән, өстәвенә чек та алмаган. Ә бу очракта нишләргә? Дөрес, медицина товарлары һәм эшләнмәләре исемлегенә кертелгәнгә, күзлек кире кабул ителергә һәм алыштырылырга тиеш түгел. Тик «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канунының 4 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, сатучы сыйфатлы товар сатарга тиеш. Ә күзлектә җитешсезлек бар, чекның булмавын да акчаны кайтармау өчен сәбәп итеп күрсәтү дөрес түгел. Шулай итеп, бу кулланучыга акчасы кайтарылган.
Сорауларыгыз булса, Түбән Кама территориаль органының «кайнар линиясе»нә дүшәмбе – пәңҗешәмбе көннәрендә – 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга көнне 8.00-16.45 сәгатьтә 8(8555)36-63-76 номеры белән шалтыратырга мөмкин.
Фото pixabay.com сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев