Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Куян елында ниләр көтә?

Билгенең нинди булуына кармастан, тыныч һәм имин ел булсын.

Куян елында туучылар өчен (1963, 1975, 1987, 1999, 2011) ел бик яхшы булачак. Аларны карьера һәм шәхси тормышта зур уңыш көтә. Ел төрле романтик очрашулар, сәфәрләр өчен кулай.

Дуңгыз елында туучыларның (1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019) Куян барлык хыялларын чынга ашырачак. Аларга 2023 нче ел карьера үсеше өчен бик уңышлы булачак. Бу билге астында туучылар көчле интуициягә ия. Кызганыч, мәхәббәттә уңышка ирешә алмассыз. 

Юлбарыс елындагыларны (1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022) яңа мөмкинлекләр, ачышлар көтә. Җитди кыенлыклар көтмәгез. Ел тыныч булачак, юк-бар проблемаларны үз вакытында хәл итегез. 

Елан елында (1965, 1977, 1989, 2001, 2013) туганнарга бу ел бик җиңел булмас. Әйләнәтирәдәгеләр белән низагка кермичә яшәргә өйрәнегез. Сезне бик күп якты тәэсирләр көтә, ләкин тормышыгызны тулаем үзгәртүче үзгәрешләргә өметләнмәгез. 

Әтәч елында (1969, 1981, 1993, 2005, 2017) туган кешеләр хисләргә бирелергә ярата. Алар өчен матди яктан тәэмин ителгән, гаилә иминлеге һәм һөнәри уңышлар китерәчәк бәхетле ел булачак. Аерым алганда, аларның быел карьера ясау өчен зур мөмкинлеге бар.

Аҗдаһа елында туганнарга (1964, 1976, 1988, 2000, 2012) 2023 ел уртача булыр, көчле эмоцияләр һәм үзгәрешләр юк. Быел зур эшләргә тотынмагыз, әмма эшне кичектереп булмый икән, вак-төягенә кадәр уйлагыз. Мәхәббәттә урынсыз көнләшүдән сакланыгыз, аны җиңәргә тырышыгыз.

Күсе елында (1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020) туган кешеләргә максатларына ирешер өчен бу елда бик күп эшләргә туры килер. Бу елда туучылар барлык сынауларны да уңышлы узып, һөнәри үсеш юлыннан китәчәк. Үз ниятләрегез турында чит кешеләргә күп сөйләргә кирәкми икәнен онытмагыз.

Маймыл (1968, 1980, 1992, 2004, 2016). Бу хайван билгесе астында туучылар өчен уңышлы чор башлана. Финанс ягыннан тотрыклы вакыт булачак, карьера үсеше дә күзәтелә. Тормышның барлык өлкәләрендә дә алга китеш булачак. 

Ат елында (1966, 1978, 1990, 2002, 2014) туучылар артык тырышмасалар да, үзләренең кем икәнлекләрен күрсәтә алачаклар. Бу үзгәрешләр мәхәббәттә түгел, ә карьера буенча булачак. Быел сезнең керемнәрегез тиз күтәрелер, финанс ягыннан иң яхшысы булырсыз. Куян елы бизнес башлау яки эшне үзгәртү өчен дә яхшы. Үзегез өчен бөтенләй яңа өлкәгә барырга курыкмагыз, теләгән уңышка ирешерсез. 

Кәҗә (1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015) елында туганнар бу елда сак булырга тиешләр. Һәр адымыгызны уйлап ясагыз, финанс өлкәсендә югалтулар булырга мөмкин. 

Үгез елында (1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021) туучыларга үз эшләрен ачып җибәрү, яңа проектлар булдыру өчен кулай вакыт. Аларның акча ягы яхшырачак. Тик бөтен эшкә дә берьюлы тотынырга кирәкми. Боларны уңай юнәлештә хәл итү өчен җитди көч таләп итәчәк көтелмәгән вакыйгалар булу мөмкин. Гадәти «уңайлылык зонасыннан» чыгарга туры килә.

Эт (1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018) елында туучыларга гаилә корырга, бала табарга киңәш ителә. Эт гадәттә язмышка ышана һәм аңа буйсына. 2023 ел сезгә зур иҗади үзгәрешләр әзерли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев