Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көтелмәгән шатлык

Гагарин урамындагы 5 а йорты өчен җаваплы Язилә Фәрхетдинованы 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Кунакка якыннары гына түгел, Түбән Кама җитәкчеләре дә килде.

Язилә ханым үз вазифаларын намуслы итеп 20 елга якын башкара. «Без күптән таныш. Мин сезне актив кеше буларак беләм. Йорт комитеты рәисе буларак, сез йортта яшәүче халык өчен күпне башкардыгыз», – дип җиткерде мактау сүзләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин. 
Чыннан да, ишегалдындагы мондый зәвыклы чәчәклекләрне башка беркайда очрата алмассың, ә подъездларда һәрвакыт чисталык хөкем сөрә. Ишегалды һәм 8 нче микрорайонның  актив кешеләре урамда еш кына төрле чаралар, мәсәлән, төрле спартакиадалар, балалар өчен уеннар уздыра. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев