Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күренекле язучы белән очраштык

Апрель ахырында Түбән Кама шәһәре Үзәк китапханәсендә әдәбият сөючеләр үзләренең яраткан язучылары – Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия, М.Җәлил премиясе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, хатын-кыз әдибәләр арасында бердәнбер халык язучысы исеменә лаек булган, «Ел китабы-2016» конкурсында җиңгән язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үткәрделәр.

«Шиңмәс чәчәкләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә язучының тормышы һәм  иҗатына багышланган иде. Без аның тормыш юлы, әдәби әсәрләренең язылу тарихы белән танышып кына калмадык, әсәрләрендәге теге яки бу геройның язмышы, аларның тормыштан алынган булуы турында да кызыклы фактлар белдек. Кичә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артистларының һәм режиссеры Рөстәм Галиевның чыгышы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының котлавы, җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллинның матур җырлары белән үрелеп бик күңелле барды. 
Нәбирә Гыйматдинованың «Бүре каны» һәм «Сихерче» әсәрләре буенча куелган спектакльләрне Түбән Кама тамашачылары яратып караганнар иде инде. Шуңа да очрашуга халык бик теләп килгән, төрле сораулар бирделәр, котлаулар да күп булды. Язучының якташлары – аксубайлылар Нәбирә ханым белән горурланалар, чөнки ул бик ихлас, кызык һәм гади, оста һәм җор телле. Кичәне әзерләгән китапханәче Әнфисә Фәйзетдинова сценарийында язучының шәхесе һәръяклап ачылды. Бу чарага шагыйрә Альбина Мортазина да кайткан иде, ул да хәтирәләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды. Без Нәбирә Гыйматдинованың алдагы иҗат планнары белән таныштык, аңа зур уңышлар теләп хушлаштык. 
Ралия КӘРИМОВА.
Фотода: Н. Гыйматдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев