Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күп мәгълүмат тупладык

Бер төркем язучылар – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары – Зәй районының Имәнлебаш авылында булып, Таҗетдин Ялчыгол каберен зиярәт кылдылар.

Моннан 250 ел элек туып, җитмеш ел гомеренең 32 елын (1792-1824 еллар) безнең якларда – Каенлы, Кызыл Чапчак авылларында яшәгән мәгърифәтче, язучы, тәрҗемәче, һәвәскәр табиб, дин белгече, мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның иҗат эшчәнлеген искә алу, пропагандалау максатыннан оештырылды әлеге чара. Башта бөек якташыбыз рухына дога ирештердек. Авыл китапханәсе мөдире Л.Әхмәтҗанова безнең төркемне каршы алып, озатып йөрде. Үзара әңгәмә вакытында язучының биографиясенә кагылышлы кызыклы һәм мөһим вакыйгалар хакында ишеттек.
Галимнең эшчәнлеге гаять күпкырлы, чөнки ул үзе муллалар нәселеннән, киң карашлы, тирән белемле  булуы белән аерылып торган. Таҗетдин сигез яшендә үк, хаҗга баручы әтисе Мәмәтколга ияреп, Төркиягә сәфәр кылган. Ул гарәп, төрек, фарсы телләрен өйрәнгән. 
Таҗетдин Ялчыгол бик күп укыган, соңрак, туплаган белемен эшкә җигеп, мәдрәсәләрдә хәлфә булган, балалар укыткан. Язучы «Рисаләи Газизә» китабын кызына багышлап язган. «Сөбател Гаҗизин» поэмасына аңлатма биреп, гыйбрәтле шигырь юллары өстәгән. Ул күбрәк тарихка, дини, әхлакый темаларга игътибар итә, халыкның зәвыгын тәрбияли, гаделлек сагында тора. Риваятьләре, унбишләп китабы аша аның иҗатының әһәмияте зур булуын күрәбез, чөнки революциягә кадәр ул иҗат иткән, туплап чыгарган  китаплар популяр булган, кайберләре зур тиражлар белән басылып чыккан.
Күренекле әдипнең эшчәнлеге, тормыш-көнкүреше белән кызыксынучылар хәзер дә кимеми. Зәйдә үткәрелгән «Ялчыгол укулары», төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрен үткәрү – шуның мисалы. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Зәйдә күп кенә эшләр башкарылган, яңа мәчет һәм бер урам Т.Ялчыгол исемен йөртә. Монда язучылар, китапханә хезмәткәрләре дә еш булып тора. Бу сәфәрдән без дә күп кенә мәгълүмат туплап кайттык. 
Ралия КӘРИМОВА. Түбән Кама шәһәре.
Фотода: «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларыннан бер төркем Т. Ялчыгол кабере янында.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев