Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күп еллардан соң сугыш кайтавазы

Бүген шәһәребездә әһәмиятле вакыйга булды – 1942 елда Псков өлкәсенең Липенка авылы янында барган сугышларда һәлак булган 80 нче аерым чаңгычылар батальоны сугышчыларының сөякләре Түбән Кама зиратының Дан аллеясында җирләнде.

Гомумән, әлегә кадәр алдагы өч көндә Түбән Камада Җиңүнең 75 елыгына багышланган бик күп чаралар узды. «Хәтер маршы»нда катнашу өчен 29 гыйнварда ук Казаннан кунаклар килгән иде. Алар шул көнне төрле чараларда актив катнаша башладылар. Бу хакта газетаның алдагы санында язган идек инде. Ә кичә – 30 гыйнварда «Хәтер маршы» узды, төрле спорт чаралары үткәрелде.

Чараларның иң әһәмиятлесе бүген – 31 гыйнварга планлаштырылган иде. Тантаналы чара шәһәрнең Җиңү мәйданында 10.00 сәгатьтә башланды. Бирегә килүчеләргә ТР Милли музее белгечләре әзерләгән махсус программа нигезендә, 1942 елда Псков өлкәсенең Липенка авылы янында барган сугышларның барышын яктырткан күренешләр (реконструкция) тәкъдим ителде. Фашистларның шактый өстен көчләренә каршы тәүлек буе дәвам иткән көрәштә безнең солдатларның батырлыгы, үз тормышлары бәрабәренә позицияләрен саклап кала алулары күрсәтелде.

Тарихтан мәгълүм булганча, андагы сугышларда бик күп совет солдатлары башларын салган. Шул исәптән, татар батальоны да илбасарларга соңгы сулышларына кадәр батырларча көрәшкән.

Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр – Липенка авылы янында Түбән Каманың «Поиск» эзтабарлар отряды тапкан 80 нче аерым чаңгычылар батальоны сугышчылары арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинның бабасы Нурулла Шәрифуллин да булган. Айдар Рәис улы бабасының минометчы булуы һәм әлеге батальон составында ул вакытта стратегик яктан әһәмиятле юлларны фашистлардан саклавы турында әйтте.

Һәлак булган солдатларның сөякләрен җирләүне бүгенге көнгә – 31 гыйнварга билгеләү юкка гына түгел. Моннан 78 ел элек нәкъ шушы көнне ул сугышчылар фашистлар белән соңгы тапкыр бәрелешкә кергәннәр һәм шунда батырларча һәлак булганнар. Ә исән калганнары аларны җирләргә өлгермәгән, чөнки тын алырга да бирмичә, фашистларны алга таба куып киткәннәр...

Бүген, шулай ук, һәлак булганнар рухына үзәк мәчеттә дога кылдылар, вәгазь укыдылар. Мурадьян урамындагы храмда да, батыр сугышчыларны искә алып, гыйбадәт йолалары башкарылды.

Җиңү монументы янындагы митингтан соң, 19 солдатның җәсәдләрен махсус лафетта шәһәр зиратына алып бардылар. Анда хушлашу мәрасиме узды.

Батырларча сугышып, яу кырында һәлак булган ул каһарманнарның исемнәрен язу урынлы булыр. Менә алар (исемнәрне, фамилияләрне төп чыганактагыча үзгәртмичә бирәбез): Алексей Александрович Алаев, Степан Дмитриевич Радионов, Мухаметдин Хисамиевич Хисамив, Алексей Федотович Мурашкин, Архип Ефимович Рябов, Иван Ипполитович Алексеев, Михаил Афанасьевич Парамонов, Михаил Григорьевич Сергеев, Василий Федорович Барабанов, Николай Алексеевич Алексеев, Федор Петрович Тюмин, Николай Степанович Меркулов, Василий Иванович Новичков, Александр Евдокимович Железкин, Александр Дмитриевич Шишкин, Михаил Герасимович Филатов, Сергей Николаевич Герасимов, Музип Юнусович Юнусов, Нурулла Шарифуллович Шарифуллин.

Геройларны соңгы юлга озатуда илнең төрле почмакларыннан, Татарстанның Минзәлә, Кукмара районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Түбән Каманың Шәңгәлче авылыннан килгән туганнары һәм түбәнкамалылар катнашты.

Фәрит ИМАМОВ.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X