Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

КОТЛАУ

Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Россия Яшьләре көне белән котлыйм!

Бүген Түбән Камада 58 меңнән артык яшь кеше – актив, иҗади, талантлы һәм инициативалы егет һәм кыз бар. Нәкъ менә сез – безнең территориядәге сыйфатлы үзгәртеп коруларны хәрәкәткә китерүче көч, Түбән Каманың бүгенгесе һәм киләчәге. 
Сезнең көчегез һәм өстенлегегез – теләсә нинди бурычларны хәл итәргә курыкмыйча алыну, стандарт булмаган фикерләү, ирешелгәннәрдә туктап калмау һәм үзгәрешләргә омтылу сәләтегездә. Сез башка кешеләрнең язмышына да битараф түгел: күпләрегез эзтабарлар һәм студентлар отрядларында эшли, ветераннарга һәм авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә, үзиреклеләр хәрәкәтендә актив катнаша. 
Без сезнең янәшәгездә булуыбызга шат! Яшьләр тормышта үз урыннарын тапсын, лаеклы белем һәм һөнәри үсеш алсын өчен, шәһәребез һәм районыбызда күп эшләр башкарыла. Безнең бурыч – Түбән Кама яшьләренең перспективалары ачык һәм аңлаешлы, ә киләчәге ышанычлы булсын өчен барысын да эшләү. Ә без алга таба да яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга кирәкле шартлар һәм мөмкинлекләр тудырачакбыз һәм, әлбәттә, сезнең тәкъдимнәргә дә колак салачакбыз.
Ирешелгәннәр белән беркайчан да туктап калмавыгызны, яшьлегегезнең матур хисен гомер буе саклап баруыгызны телим. Бәхет, мәхәббәт, оптимизм һәм һәрбер башлангыч эшләрегездә уңышлар сезгә!
Айдар МЕТШИН,Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев